Сак булыгыз балтырган!

2020 елның 26 июне, җомга

Муниципаль берәмлекләр территорияләрен һәм авыл хуҗалыгы җирләрен фитосанитар тикшерүләр уздырганда Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре тарафыннан куркыныч чүп үләне - Сосновский балтырганы чыганаклары ачыклана.

Бу үсемлек кеше сәламәтлеге өчен реаль куркыныч тудыра, бигрәк тә аның суы тирегә эләккәч, көчле пешүләр һәм хәтта җәрәхәтләр барлыкка килә. Өстәвенә, аның тәэсире кояш яктысында күп тапкырлар көчәя. Кечкенә балаларда тиренең зур мәйданы пешкәндә үлем белән тәмамланган очраклар да бар. Балтырган суының күзгә эләгүе сукыраюга китерә ала, ә балалар аның сабакларын "күзәткеч торба" итеп уйнарга мөмкин.

Балтырганга каршы көрәшнең төп ысулларының берсе - механик: аны болытлы вакытта казып алу, чаптыру. Әмма моны аның үсешенең иртә стадиясендә, орлык таралуга юл куймас өчен, чәчәк атканчы эшләү мөһим. Шул ук вакытта саклык чараларын онытырга ярамый - су үткәрми торган саклану киемнәре, күзлек, перчаткалар һ.б. Төрле-төрле агротехник алымнарны: утау, сөрү, тырмалау, тәлинкәле тырма белән эшкәртү, сөрү (тирән һәм каплап салу ысуллары белән дә ярый), шулай ук Россия территориясендә куллануга рөхсәт ителгән препаратлар реестрына кертелгән гербицидларның төрле төрләрен («Раундап», «Торнадо» һ.б.) куллану мөмкин. Шуны да исегезгә төшерәбез, торак пунктларда химик препаратлар кулланганда куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәргә кирәк.

Кеше сәламәтлеге өчен балтырган гаять зур куркыныч тудырганын исәпкә алып, алга таба аның таралуын булдырмас өчен, балтырган белән көрәшү өчен барлык мөмкин булган чараларны күрергә киңәш итәбез.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International