Балтач районы эшмәкәрләре белән онлайн-очрашу

2020 елның 24 июне, чәршәмбе

23 июньдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Аппараты муниципаль районнар эшкуарлары белән чираттагы онлайн-очрашу оештырды. Бу юлы чара Балтач районы эшмәкәрләре катнашында үтте.

Онлайн-очрашуда катнашу өчен экспертлар сыйфатында ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова, ТР юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров, ТР Икътисад министрлыгының конкуренцияне һәм эшкуарлыкны анализлау бүлеге башлыгы Ильяс Галимов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының торак фонды объектларын эксплуатацияләү һәм территорияләрне төзекләндерү бүлеге башлыгы Рөстәм Хәкимов, административ һәм гражданлык юнәлешләре буенча «Бизнес коррупциягә каршы» Иҗтимагый советы рәистәше Гөлнара Сергеева, «Үзмәшгульлек үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Лиана Пахарева, ТР Гарантия фонды директоры Тимур Темиргалиев һәм ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм Фонды генераль директорының беренче урынбасары – «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борһанова катнашты.

Онлайн-очрашуның модераторы сыйфатында Татарстан Республикасы бизнес-омбудсмены эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире Глеб Макаров чыгыш ясады.

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин онлайн-очрашуга йомгак ясады. Ул видеоконференцияләр форматын бик файдалы дип атады һәм аны киләчәктә дә район эшмәкәрләре белән аралашу өчен кулланырга тәкъдим итте.

ТР бизнес-омбудсмены эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире Глеб Макаров, үз чиратында, экспертларга һәм онлайн-очрашуда катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм барлык яңгыраган сораулар да эшкә алыначагын ассызыклады. «Безгә бизнестан кире элемтә мөһим. Без диалогка ачык, безгә языгыз, сораулар бирегез», - диде ул.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International