ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Җиңү хәтере» бөтенроссия проектын тормышка ашыру кысаларында, 2020 елның 22 июнендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән берлектә «Хәтер шәме» акциясендә актив катнаштылар.

22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, Балтач Үзәк зурлар китапханәсе укучылары игътибарына «Еллар аша сүз әйтәмен..» исеме астында онлайн-библиомикс тәкъдим итте. 

21-22 июнь төнендә «Батырлар аллеясы» мемориаль комплексында яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары, чик буе гаскәрләре ветераннары, Балтач район башкарма комитеты бүлекләре, «Форпост» отряды, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча полиция бүлеге әгъзалары катнашында митинг форматында шәмнәр кабызылды һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр салынды. Шулай ук «Мәңгелек ут» янында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Тэги: Хәтер һәм кайгы көне Хәтер шәме

Дөньякүләм танылу алган, абруйлы спорт ярышларында күп тапкырлар җиңгән «КАМАЗ» ГАҖның эш составына якташларыбыз да кушылып китүе горурлык тудыра. Күптән түгел Яр Чаллы шәһәренең «КАМАЗ» ГАҖндә районыбыз егетләре эшли башлады. 

22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. Балтач Үзәк зурлар китапханәсе шул уңайдан, инстаграм киңлекләрендә видеопрезентация тәкъдим итте. 

23 июнь көнне Балтач шәһәр җирлеге бинасында , Өченче чакырылыш Балтач шәһәр җирлеге Советының илле тугызынчы утырышы узды. Утырышта Балтач шәһәр җирлеге Советының депутатлары катнашты.

 


22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

22 июнь - ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган - Хәтер һәм кайгы көне. Моннан 79 ел элек шушы көннең таңында фашист Германиясе илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан. Бәла һәр йортка, һәр гаиләгә килә. Бу көн безнең халык өчен мәңгегә Хәтер һәм кайгы көне булып кала.

Тэги: Хәтер һәм кайгы көне

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.07.2014 ел, № 512 карары белән расланган «2015 – 2023 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасы нигезендә, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе ярдәмендә коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә халыкка хокукый белем бирү буенча телетапшырулар циклын чыгару тәэмин ителә.

 2020 елның 21 июнендә Кургем авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Семенова Антонида Алексеевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

22 июньдә Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International