22 июнь - ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган - Хәтер һәм кайгы көне. Моннан 79 ел элек шушы көннең таңында фашист Германиясе илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан. Бәла һәр йортка, һәр гаиләгә килә. Бу көн безнең халык өчен мәңгегә Хәтер һәм кайгы көне булып кала.
Бүген «Геройлар Аллеясы» мемориаль комплексында Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар һәм «Мәңгелек ут» янында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.