Балтачлылар «КАМАЗ»да

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Безнең көннәрдә «КАМАЗ» ГАҖ йөк машиналарының һәм махсус техниканың бөтен җитештерү циклын үз эченә алган предприятиеләрнең зур челтәре булып тора. Компания ЕВРО-5 стандарты двигательләреннән һәм кузов детальләреннән башлап вак запас частьләргә һәм хезмәт күрсәтүче инструментларга кадәр барлык кирәкле компонентларны чыгара. Квалификацияле җитештерүчеләр командасы һәрвакыт инновацияләр кертү өстендә эшли, шуңа күрә автомобильләрнең һәр яңа буыны яхшыртылган техник һәм эксплуатация характеристикалары ала.

Дөньякүләм танылу алган, абруйлы спорт ярышларында күп тапкырлар җиңгән «КАМАЗ» ГАҖның эш составына якташларыбыз да кушылып китүе горурлык тудыра. Күптән түгел Яр Чаллы шәһәренең «КАМАЗ» ГАҖндә районыбыз егетләре эшли башлады. Арбор авылы егете Гарипов Булат, Түнтәр авылы егете Гузаиров Рәзил һәм Балтач бистәсе егете Шакиров Илназ сынау срогын тәмамлап, детальләр әзерләүгә керештеләр. Аларга алга таба да уңышлар һәм сайлаган һөнәрләрендә карьера үсешен телибез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International