Хәтер көне

2020 елның 23 июне, сишәмбе

2020 елның 22 июне - Хәтер һәм кайгы көне - Бөек Ватан сугышы башлануга 79 ел. Нәкъ менә шул көнне иң куркыныч сугыш башланды.

«Балтач җирлекара Үзәк китапханә» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе китапханәләренең барлык онлайн битләрендә уза торган онлайн - чаралар программасын әзерләде. Хәтер көне уңаеннан, һәр китапханә «Хәтер» китабы басмасына мөрәҗәгать итте, үз авылының сугыш ветераннары истәлегенә фотосүрәтләр, истәлекләре аша хөрмәт хисен #хәтеркөне флешмобы аша җиткерде.

Һәрбер китапханә инстаграм битендә сугышка багышланган китаплар парады, әдәби әсәрләрдән торган презентациялэр эшләп, китап укучыларга сугыш афәтен күрсәтергә тырышты.

21 июнь сәгать 21.00 дә Балтач район Үзәк мәйданында урнашкан «Батырлар аллеясы» мемориаль комплексында «Хәтер шәме» акциясендә китапханәчеләр дә  катнашты. 1 минутлык тынлык  астында шәмнәр тынычлык өчен башларын салган солдатлар рухына куелды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International