Балтач Үзәк китапханәсе "Әдәби җомга" дип исемләнгән чаралар циклы оештыра. 17 декабрь көнне инста дуслар "Әдәби таяну" онлайн әдәби кунакханәсендә якташ шагыйрәбез Мәгъмүрә Хөрмәтуллина белән очрашу бәхетенә иреште.
"Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында 17 декабрь көнне "Мин татарча сөйләшәм" интеллектуаль уенының финалы узды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Ел дәвамында 9 спорт төре буенча Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының традицион ярышлары узды. Балтач районы җыелма командасы 14 команда арасында гомумкоманда зачетында 3 урынны яулады!
Бүген, 18 декабрьдә, Балтач бистәсе һәм Чепья авылының үзәк урамнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.
18 декабрь – ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре көне.
17 декабрь 18 сәгатьтән 18 декабрь 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
15 декабрь көнне «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында «Уйлан!» дип аталган интеллектуаль уен узды. Әлеге уен яшүсмерләрне социаль-негатив күренешләрдән кисәтү максатларында үткәрелде, балалар бик яратып катнашты.
2021 елның 15 нче декабрь конне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Балтач бистәсендә яшәуче Шакирҗанова Сания Шәрәфи кызына район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
2021 елның 15 нче декабрь конне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Сырья авылыннан Чернова Агафона Петр кызына, Чепья авылыннан Залкеева Наталия Павел кызына район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.