2021 елның 15 декабрь көнендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Балтач бистәсендә яшәүче тыл ветераны Шакирҗанова Сания Шәрәфи кызына район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Бүгенге көндә Сания апа балалары, оныклары, оныкчыклары янәшәсендә ихтирамда һәм муллыкта яши.