Бер көндә - ике юбилей

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

2021 елның 15 декабрь көнендә 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче Сырья авылыннан Чернова Аграфина Петровнага, Чепья авылыннан Залкеева Наталия Павловнага район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Аграфина, Наталия апа кебек яшь кызчыклар, Җиңү көнен якынайтып, көнне-төнне белми колхоз эшендә катнашалар. Сугыштан соң да алар туган «Труд» күмәк хуҗалыгында калып, пенсиягә чыкканнар. Бүгенге көндә ветераннар балалары, оныклары, оныкчыклары янәшәсендә ихтирамда һәм муллыкта яшиләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International