ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2015 ел
дүшәмбе

    2015 нче елның 10 июлендә “Социаль туризм” программасы кысаларында Балтач районы пенсионерлары Болгар шәһәренә экскурсияга бардылар. Экскурсовод Люция аларга Болгар шәһәренең тарихы турында сөйләде. Болгардан өлкән яшьтәге кешеләр бик сөенеп, канәгәтләнеп кайттылар. Әлеге чаралар  аларга яшәү көче өстәргә зур мөмкинлекләр бирә.

2015 нче елның 9 июлендә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә Чепья мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр. Валиева Диния Насиховна җитәкчелегендә оештырылган бу концерт бик күңелле узды. Татар, удмурд, мари биюләре тернәкләнүчеләрнең күңелләрен күтәреп җибәрде. Әлеге чара төрле шаян мәзәкләр, такмаклар белән бергә үрелеп барды. Катнашучылар тернәкләнүчеләр белән бергә яшьлекләрен искә алып, яшьлек җырларын җырлап, биеп алдылар.

“Наз” да тернәкләнү узучы инвалидлар, пенсионерлар Чепья мәдәният йорты хезмәткәрләренә үз теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2015-2017 елларда Татарстан Республикасында эшләрен башлап кына җибәрүче фермерларга булышлык итү” программасында катнашуга гаризалар кабул итә.

Үзләренең отчет җыелышларында авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең һәркайсы 2015нче елга авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү буенча  конкрет заданиеләр алды. Шуларга нигезләнеп, район буенча бурыч билгеләнде.

Елның яртысы үтте. Алга куелган максатлар кайда, ничек үтәлә соң? Сөт җитештерү буенча аны 7 хуҗалык кына үтәде. Сводкадагы беренче сан – ярты еллык заданиенең үтәлеше (процентларда), икенчесе – заданиедән тыш җитештерелгән сөт (тонналарда). 


10
июль, 2015 ел
җомга
2015 нче елның 3 нче июнендә “Социаль туризм» программасы кысаларында Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар hәм пенсионерлар “Халыклар дуслыгы” музеена экскурсиягә бардылар. Экскурсовод аларны туган якның тарихын, төрле милләт халыкларының тормыш - көнкүрешен тасвирлаган экспонатларны сөйләп, күрсәтеп чыкты.

Быелның беренче яртысында иң күп сөтне, гадәттәгечә, «Татарстан» хуҗалыгы җитештерде. Узган ел шушы чордагыдан 34 тоннага артырып, 2473 тонна саудылар.

Бу «Труд» белән «Алга» хуҗалыкларының икесендә җитештерелгән сөт кадәр. Ә «Арбор», «Борнак», «Уңыш» җәмгыятьләрендә җитештерелгән сөтне өчесенекен бергә кушып та татарстанлылар ирешкән үргә җитми. Ярты елда 4 җәмгыятьтә: «Уңыш»та – 188, «Активис»та – 136, «Игенче»дә – 137, «Арбор»да 30 тонна сөтне узган елның шул чорындагыдан ким җитештерделәр. Ә «Яңа тормыш» җәмгыятендә – 122, «Сорнайга  – 115, Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә 109 тонна сөтне узган елның беренче яртысындагыдан күп саудылар һәм сөт сатып акчаны да узган елгыдан күбрәк эшләделәр.

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының техника секторы буенча мөдире Илнар Габбасов район җәмгыятьләрендә комбайннарның уракка хәзерлегенә плюс дүртле билгесе куеп китте.

Светлана Идиятуллина, Резеда Хәйруллина, Дания Хәкимова, Миләүшә Фатыйхова «Татарстан» хуҗалыгының да мегафермасы төзелгәннән бирле районда иң күп сөт җитештереп киләләр.

Быелның беренче яртысында да алар беренче. 248 сыерның һәркайсыннан 3770 килограмм сөт савып алдылар. Барлык җитештергән сөтләрен дүрткә бүлгәч, һәркайсы 249 тонна сауган, аның 40 тоннасы соңгы айда. Шунысы сокландыра: ел саен элекке елдагыдан үсеш белән баралар.

Чутай башлангыч мәктәбе ул көнне гөрләп торды. Әлеге аланга республикабызның төрле төбәкләреннән, хәтта, Самарадан кадәр килгәннәр иде. Әйдаманнар лагерьда ял итүче балалар белән бик тиз уртак тел таптылар. “Сәләт” аланының кагыйдәләре белән таныштырып, үзара танышу уеннары да оештырып җибәрделәр
Без, “Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы” Республикакүләм Балалар һәм Яшьләр Иҗтимагый Оешмасы, Казан шәһәрендә 2010 елдан бирле мәктәпләр арасында татар телендә ШТК (КВН) уеннары оештырабыз. Дүрт ел эчендә әлеге оешма зур колач җәергә һәм үз тамашачысын табарга өлгерде. Алар арасында: мәктәп  балалары, катнашучыларның әти-әниләре, студентлар, республика яшьләр иҗтимагый оешмаларының активистлары, иҗат кешеләре һ.б. Һәр ел эчендә Казанның иң зур сәхнәләрендә 3 уен оештырыла: фестиваль, ярымфинал һәм финал. Оештыручылар вазыйфасын Татарстанның иң актив яшьләре башкара

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International