Үзләренең отчет җыелышларында авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең һәркайсы 2015нче елга авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү буенча конкрет заданиеләр алды. Шуларга нигезләнеп, район буенча бурыч билгеләнде.
Елның яртысы үтте. Алга куелган максатлар кайда, ничек үтәлә соң? Сөт җитештерү буенча аны 7 хуҗалык кына үтәде. Сводкадагы беренче сан – ярты еллык заданиенең үтәлеше (процентларда), икенчесе – заданиедән тыш җитештерелгән сөт (тонналарда).
|
Сорнай |
108 |
128 |
|
Тукай исем |
106 |
67 |
|
Смәел |
104 |
67 |
|
Якты юл |
104 |
54 |
|
Яңа тормыш |
103 |
48 |
|
Кама |
102 |
26 |
|
Бөрбаш |
101 |
14 |
Калганнар минус белән төгәлләде. Һәм ул минусның сөтчелек тармагында әйдәп баручы иң күп савым сыерлы хуҗалыкларда да булуы районның уртача күрсәткеченә аеруча зур йогынты ясады.Район буенча заданиедә каралган 584 тонна сөт җитештерелмәде, үтәлеш – 98 процент. Сводкадагы беренче сан – ярты еллык задание үтәлеше (процентларда), икенчесе – заданиедән ким җитештерелгән сөт (тонналарда).
|
Уңыш |
79 |
188 |
|
Игенче |
91 |
195 |
|
Арбор |
91 |
86 |
|
Активист |
92 |
106 |
|
Дуслык |
95 |
135 |
|
Татарстан |
95 |
120 |
|
Тимирязев ис. |
97 |
50 |
|
Алга |
98 |
35 |
«Кызыл юл» заданиедә каралган – 24, «Сосна» – 18, «Маяк» – 14, «Труд» – 10, «Борнак» 9 тонна сөтне җитештермәде, үтәлеш – 99 процент. Сөт җитештерү заданисен үтәмәгән хуҗалыкларда ярты елда акча кереме дә планлаштырылганнан ким булды.Һәм бу үз чиратында, хезмәт хакына, бүтән төрле түләүләргә, производство өчен әйберләр алуга, ремонтка, төзелешкә акча юнәтүдә чагыла. Планлаштырган эшләрнең дә кайберләрен кичектерергә туры килә дигән сүз.
Ит җитештерү буенча ярты еллык задание үтәлде, 62 тонна заданиедән тыш җитештерелде. Бу артыклык нигездә «Труд», «Сосна», «Смәел», «Татарстан» һәм «Кызыл юл» хуҗалыкларына туры килә. 9 хуҗалык заданиене үти алмады. Монда да сөтне дә планлаштырган кадәр җитештерә алмаган «Активист», «Уңыш», «Дуслык», «Игенче», «Арбор» хуҗалыклары сынатты, заданиене 90 — 97 процентка гына үтәделәр. Тукай исемендәге хуҗалыкта җәмгыять җитәкчеләре, терлекчелек белгечләре катнашында үткән семинар-киңәшмәдә болар турында аеруча зур сөйләшү булды. «Заданиеләрне мөмкинлекләрегезне барлап, исәпләп һәр хуҗалыкта үзегез алдыгыз. Аларның үтәлми калуында бернинди объектив сәбәпләр дә юк. Инде еллык задание алдында бурычлы булып калмас өчен икенче ярты еллыкта аеруча нык тырышырга кирәк», - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин.