Балтач терлекчеләренең ярты еллык эш нәтиҗәсе

2015 елның 10 июле, җомга
Быелның беренче яртысында иң күп сөтне, гадәттәгечә, «Татарстан» хуҗалыгы җитештерде. Узган ел шушы чордагыдан 34 тоннага артырып, 2473 тонна саудылар. Бу «Труд» белән «Алга» хуҗалыкларының икесендә җитештерелгән сөт кадәр. Ә «Арбор», «Борнак», «Уңыш» җәмгыятьләрендә җитештерелгән сөтне өчесенекен бергә кушып та татарстанлылар ирешкән үргә җитми. Ярты елда 4 җәмгыятьтә: «Уңыш»та – 188, «Активис»та – 136, «Игенче»дә – 137, «Арбор»да 30 тонна сөтне узган елның шул чорындагыдан ким җитештерделәр. Ә «Яңа тормыш» җәмгыятендә – 122, «Сорнайга  – 115, Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә 109 тонна сөтне узган елның беренче яртысындагыдан күп саудылар һәм сөт сатып акчаны да узган елгыдан күбрәк эшләделәр.

 

 

Узган елның беренче яртысына карата артык җитештерелгән сөтне акчага күчергәндә, керәсе суммалар һәркемне кызыктырырлык. Район буенча ул 501 тонна сөткә 9 миллион 176 мең сум тәшкил итте. Бу суммадан зур калҗалар түбәндәге хуҗалыклар өлешенә туры килә. Мәгълүматлар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды. Беренче сан – быелның беренче яртысында узган елның шул чорындагыдан артык җитештерелгән сөт (тонналарда), икенчесе – ул акчага күчергәч (мең сумнарда)

 

 

Яңа тормыш

122

2328

Сорнай

115

2137

Тимирязев исем.

109

2063

Якты юл

97

1825

Бөрбаш

96

1787

Алга

86

1631

Смәел

90

1620

Тукай исем.

57

1091

 

 

 

Май аенда районда терлекчелектәге эшкә анализ Рәкыйп Нәҗипов (уртада) җитәкләгән «Кама» хуҗалыгында ясалган иде.

 

 

Ә шушылар янәшәсендә эшләгән «Уңыш»та – 3696, «Активист»та – 2588, «Игенче»дә 2237 мең сум акчаны, сөтне узган елгыдан ким җитештерү сәбәпле, алалмый калдылар.

 

 

Район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре быел беренче яртыеллыкта 2271 тонна сөтне былтыр шул чордагыдан күп сат-тылар. Монда да сводкада икенче урында торган «Дуслык» тан да 318 тоннага күбрәк сөт саткан «Татарстан» хуҗалыгы әйдәп бара. Сводкадагы саннарның беренчесе – быел, икенчесе – узган ел 1нче июльгә район хуҗалыклары саткан сөт (зачет авырлыгында, 3,4 процент майлылыкка күчереп исәпләп, тонналарда)

 

 

Татарстан            

2674

2555

Дуслык  

2356

2203

Кызыл юл             

2068

1981

Бөрбаш

1966

1755

Игенче  

1889

1971

Яңа тормыш

1886

1561

Тимирязев исем.

1768

1292

Маяк      

1716

1568

Сорнай 

1674

1453

Смәел   

1526

1413

Кама      

1514

1473

Алга       

1461

1241

Сосна   

1381

1373

Якты юл

1369

1167

Труд      

1277

1132

Активист              

1258

1394

Тукай исем.         

1146

1085

Арбор                   

911

888

Борнак                  

830

721

Уңыш                     

666

838

Район буенча

31336

29065

 

 

 

 

 

Сөтне иң югары бәя белән – килограммын 19 сум 70 тиеннән – «Татарстан» хуҗалыгы сатты. «Смәел», «Сосна», «Борнак», «Арбор» хуҗалыклары саткан сөтнең килограммы 18 сум 50 тиен дә булмады.

 

 

Сөт җитештерүгә сизелерлек йогынты ясый торган факторларның берсе – сыерларны вакытында бозаулату, көтүне яхшы таналар белән яңартып тору икәнен авыл агае яхшы белә. Быел беренче яртыеллыкта район җәмгыятьләрендә 7913 – узган ел шушы чордагыдан 376 башка күбрәк бозау алынды. Монда былтыргыдан 115, 97 һәм 86 башка күбрәк бозау алган «Маяк», Тимирязев исемендәге, «Смәел» хуҗалыклары алда бара. Ә «Игенче»дә – 40, «Активист»та – 31, «Уңыш»та 17 баш бозауны узган елның беренче яртысындагыдан кимрәк алдылар. Бетерелгән дуңгызлар урынына сыерларның баш санын арттыру таләбе куелган иде. «Дуслык», «Яңа тормыш», «Сосна», «Смәел», «Труд», «Кызыл юл» хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре бу таләпкә җаваплы карадылар, хәзер аларда сыерлар былтыргыдан күбрәк асрала. Ишле мал ит җитештереп акча эшләү мөмкинлеген дә арттыра. «Сосна»да, мәсәлән, 5 миллион 452 мең сумлык сыер итен узган ел ярты елдагыдан артык җитештерделәр. «Труд»та бу өстәмә 2 миллион 750 мең сум булды.

 

 

Малларга картаеп сабакка әйләнгән үләннәр ашатып мул продукция алып булмый, диләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре. Әмма кайбер фермаларга әле һаман күпьеллык үләннәр кайтарыла. Югыйсә, инде кузаклылар белән катнаш чәчелгән басулардан берьеллыкны кайтарырга вакыт. Терлекләр рационын макро-микро элементлар белән баетуны җәен дә туктатмаска кирәк. Хуҗалыкларга акчаның 80 проценттан артыгы терлекчелектән кергәнен бер генә көнне дә онытмыйк.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International