“Сәләт” палаткалы лагеры Балтачыбызның Чутай авылы җирлегендә 4нче июль көнне үзенең эшен башлап җибәрде

2015 елның 10 июле, җомга

Чутай башлангыч мәктәбе ул көнне гөрләп торды. Әлеге аланга республикабызның төрле төбәкләреннән, хәтта, Самарадан кадәр килгәннәр иде. Әйдаманнар лагерьда ял итүче балалар белән бик тиз уртак тел таптылар. “Сәләт” аланының кагыйдәләре белән таныштырып, үзара танышу уеннары да оештырып җибәрделәр. 

 

5нче июль көнне сәгать 11.00дә лагерьны тантаналы рәвештә  ачып җибәрделәр. Ачылу тантанасында  район башкарма комитеты җитәкчесе  урынбасары Илһам Гайнетдинов, мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Сөләйманов, Нөнәгәр урта мәктәбе директоры Тәлгать Нигъмәтҗанов, мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Альбина Әхмәтҗәнова һәм Казаннан килгән кунаклар балаларның җәйге ялы күңелле дә, файдалы да үтүләре теләп, уңышлар юлладылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International