2015 нче елның 10 июлендә “Социаль туризм” программасы кысаларында Балтач районы пенсионерлары Болгар шәһәренә экскурсияга бардылар. Экскурсовод Люция аларга Болгар шәһәренең тарихы турында сөйләде. Болгардан өлкән яшьтәге кешеләр бик сөенеп, канәгәтләнеп кайттылар. Әлеге чаралар аларга яшәү көче өстәргә зур мөмкинлекләр бирә.