2015 нче елның 9 июлендә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә Чепья мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр. Валиева Диния Насиховна җитәкчелегендә оештырылган бу концерт бик күңелле узды. Татар, удмурд, мари биюләре тернәкләнүчеләрнең күңелләрен күтәреп җибәрде. Әлеге чара төрле шаян мәзәкләр, такмаклар белән бергә үрелеп барды. Катнашучылар тернәкләнүчеләр белән бергә яшьлекләрен искә алып, яшьлек җырларын җырлап, биеп алдылар.
“Наз” да тернәкләнү узучы инвалидлар, пенсионерлар Чепья мәдәният йорты хезмәткәрләренә үз теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр.