Быел район хуҗалыклары кырларына 349 мең тоннадан артык органик ашлама чыгарылды. Монда “Сосна” хуҗалыгы әйдәп бара.
Чыгарган ашламалары 49 мең тоннага якынлаша. Аның 12 мең тоннага якыны терлек кардаларын чистартканда чыгарылган. ”Татарстан”, “Бөрбаш”, “Маяк”, “Яңа тормыш”, Якты юл”, Тукай исемендәге хуҗалыкларда да кардалар территориясен тирестән арындырганнар. “Уңыш, “Арбор”, “Борнак” хуҗалыкларында быел кырларга чыгарылган органика 10 мең тоннага да тулмый
Район буенча сатылган сөтнең товарлылыгы уртача 93 процент тәшкил итә.
Ә “Игенче”, “Сорнай”, “Якты юл”, Тукай исемендәге хуҗалыкларда ул 90 процент кына. Шул вакытта “Дуслык”, Тимирязев исемендәге, “Кызыл юл” хуҗалыклары җитештергән сөтләренең – 97, “Бөрбаш” белән “Алга” 98 процентын сатып акча эшлиләр.
Салавыч Сәрдегәнендә яз башында булдык. Газетабызның 13нче март санында бу авылга багышланган сәхифәне Салавыч Сәрдегәнендә бердәнбер производство объекты булган фермадагы эшләр белән алдагы саннарның берсендә таныштырырбыз, дип тәмамлаган идек. Соң булса да уң булсын, шушы миссияне үтәргә булдык.
Бу фермага тәвәккәл, кыю һәм таләпчән, авылны һәм аның кешеләрен яхшы белгән һәм аңлаган Җәүһәрия Сабирова мөдирлек итә. Бер үк вакытта бригадир да ул. Авылда калган хезмәт яшендәге кешеләрнең күпчелеге (30дан артык) хуҗалыгын фермада эшләп алган акчага алып бара.
Быелгы комбайннар парады «Игенче» хуҗалыгы базасында башланды. Дистәләрчә килограмм ягулык ягып, озын юл үтеп, «Алга», «Сорнай» җәмгыятьләре механизаторлары да комбайннарын бирегә алып килде.
Салам, бөртек салып һәркайсын эшләтеп карадылар. «Игенче»дән, «Алга»дан килгән берничәсендә бөртек аккан урыннары барлыгы ачыкланды. Уракка кадәр аларны төзәтергә ышандырдылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре урынга килеп моны кабат тикшерәчәк.
«Сосна»ның амбар хуҗалыгында ел саен язга чыгуга яңа иген уңышын кабул итүгә әзерләнә башлыйлар. Ашлык саклана торган складларны чистарталар, дезинфикциялиләр.
Ындырдагы бөртекне чистарта, сортларга аера, агулый торган машиналарны җентекләп ремонтлыйлар. Ашлык киптерү өчен ике данә «Польский», бер «АВМ-065» агрегаты бар. Амбар мөдире Таһир Габдрахманов җитәкчелегендә ремонтчылар ындырны яңа уңышны кабул итүгә ел саен җиренә җиткереп әзерлиләр.