Быел район хуҗалыклары кырларына 349 мең тоннадан артык органик ашлама чыгарылды. Монда “Сосна” хуҗалыгы әйдәп бара.
Чыгарган ашламалары 49 мең тоннага якынлаша. Аның 12 мең тоннага якыны терлек кардаларын чистартканда чыгарылган. ”Татарстан”, “Бөрбаш”, “Маяк”, “Яңа тормыш”, Якты юл”, Тукай исемендәге хуҗалыкларда да кардалар территориясен тирестән арындырганнар. “Уңыш, “Арбор”, “Борнак” хуҗалыкларында быел кырларга чыгарылган органика 10 мең тоннага да тулмый.
Хәлил НӘКЫЙПОВ