Бүген сәг.13.00да Балтач район Советының чираттагы 37-нче утырышы узды. Утырышның эшендә район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе, район Советының һәм башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре катнаштылар.
Район Советы утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Балтач муниципаль районының 2015-нче елга кабул ителгән бюджетының яртыеллык үтәлеше һәм аңа үзгәрешләр кертү турында.
Чыгыш ясады район финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Мәгъсүм улы Ильясов.
2. Балтач муниципаль районында Хуҗалык-экплуатацияләү идарәсе оештыру турында.
Чыгыш ясады район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Илдус улы Шакиров.
Депутатлар тарафыннан район Советының тиешле карарлары кабул ителде.