Райондагы шәхси хуҗалыкларда 2014нче елның 1нче гыйнварена 5030 сыер исәпләнсә, 2015нче елның шушы чорына ул 5147 баш булды.Ә быелның 1нче июленә 5453 баш исәпкә алынды.
Авылда сыер асрау һаман да гаиләнең өстәмә керем чыганагы булып кала. Узган ел 1нче июльгә шәхси хуҗалыклар 6600 тонна сөт тапшырган булсалар, быел шушы чорга 7696 тонна тапшырдылар. Зачет авырлыгына күчергәч, ул 8410 тонна тәшкил итте. Сыер асрап, сөт сатып быел ярты елда район халкы 132 миллион 500 мең сумга якын акча эшләгән. Түгәрәкләп алганда, районда яшәүче 34000 кешенең һәркайсына 4000әр сум туры килә. Әле монда сыер асраучылар үз гаиләләрендә кулланган, турыдын-туры эчке базарга чыгарган продукция керми. Шәхси хуҗалыкларда сыерларның баш саны артуы авыл кешесенең моның ише анализларны үзе дә ясап торганлыгын сөйли. Районның кайсы төбәгендә күпме сыер бар икән соң? Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсендә бу хакта да мәгълүматлар бар. Саннарның беренчесе — 2014нче, икенчесе — 2015нче елның 1нче гыйнварена, өченчесе — 2015нче елның 1нче июленә җирле үзидарәләр буенча шәхси хуҗалыкларда булган сыерлар саны.
|
Куныр |
590 |
626 |
674 |
|
Карадуган |
401 |
452 |
486 |
|
Чепья |
419 |
418 |
433 |
|
Югары Субаш |
327 |
338 |
380 |
|
Урта Көшкәт |
287 |
314 |
326 |
|
Норма |
284 |
297 |
307 |
|
Смәел |
248 |
277 |
302 |
|
Сосна |
281 |
270 |
285 |
|
Салавыч |
264 |
261 |
281 |
|
Шеңшеӊәр |
276 |
270 |
280 |
|
Нөнәгәр |
265 |
265 |
279 |
|
Пыжмара |
270 |
261 |
261 |
|
Бөрбаш |
261 |
252 |
256 |
|
Яңгул |
232 |
236 |
242 |
|
Шубан |
212 |
210 |
226 |
|
Кече Лызи |
164 |
174 |
190 |
|
Борнак |
126 |
114 |
137 |
|
Балтач |
123 |
112 |
108 |
|
Район буенча |
5030 |
5147 |
5453 |
Мәшәкате зур булса да, сыер асрауның файдасы бар. Гаилә сөт-майдан өзелми. Сөт сатудан кергән акча сыерга азык алырга җитә. Печәнен дә, фуражын да китереп бирәләр хәзер. Әле ел саен бозавы була. Ит сатып аласы юк, ди Балтачта яшәүче Әлнур Якупов. Быел бер сыерга бирелә торган субцидия акчасы 3000 сумга җиткерелде. Райондагы 20 җәмгыятьнең барысы да хәзер ашлыгын да, печәнен дә иркен сата. Иренмә генә.
Рафис Вәлиев, Хәлил Нәкыйпов.