Балтач районында тугыз авыл хужалыгы предприятиесе терлеккә азык хәзерләүгә тотындылар. 6 июнгә 86 тонна печән, 1997 тонна сенаж әзерлэнде. Ике авыл хуҗалыгы предприятиесе яфрак җыюга тотындылар.
Бүгенге көнгә 437 гектар печәнгә һәм 1271 гектар сенажга күпьеллык үлән культуралары чабылды.
Барлык ярышларда бик куңелле үтте. Яңгыр явып китүгә карамастан халыкны таралмады, яңгыр туктагач бәйрәм дәвам ителде.
Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче чисталык комиссиясе (АДМ) утырышларына җаваплылыкка тартылган гражданнарның чакырылу сәбәпләре төрле. Чираттагысында Куныр, Норма, Чепья, Смәел авыл җирлекләрендә яшәүчеләр чакырылды. Алар, нигездә, үзләренең шәхси территорияләреннән чыгып, төзелеш материаллары куйганнары өчен җаваплылыкка тартылды, минималь күләмдә 2 мең сум штраф салынды. Авыл җирлеге белгечләре тарафыннан кисәтүләр ясалып та, уңай якка хәл ителмәгән мәсьәләләр дә каралды.
Елдан-ел экология мәсьәләсенә кагылышлы таләпләр катгыйлана бара. Административ хокук бозган гражданнарга беренче очракта ук кисәтү урынына протокол төзелә. Ә аның нигезендә, тәртип бозучыга штраф күләме билгеләнә. Ә минималь штраф күләме 2 меӊ сумнан башлануын исәпкә алганда, чисталыкны санга сукмау шактый кыйммәткә төшкәне ачыклана. Җитмәсә, хәл вакытында төзәтелмәсә, штрафлар күләме бермә-бер арта. Димәк, штраф түләү – әле мәсьәлә хәл ителде дигән сүз түгел. Ләкин халыкка бу гына көчле тәэсир ясап бетерә алмый, ахрысы?
29 май көнне Сәрдек авыл клубында Балаларны яклау көненә багышланган " Җырлы- моңлы балачак" дип исемләнгән концерт булып узды.
Килидэ эш гөрли. Мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре һәм авыл яшьләре Сабантуй бүләге - әрәпә җыйды, ә 31 май көнне Кили мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан "Исәнме, ямьле җәй!" дип исемләнгән бәйрәм уздырды.
Арбор мәдәният йорты өчен май ае чараларга бигрәк та бай булды.Ямьле язгы кичләрнен берсендә без солдат хезмәтенә ике баһадир егетебезне озаттык. Ильшат Нотфуллин һәм Динар Гафиуллинны озатырга туганнары, укытучылары,классташлары,дуслары- бик күп кеше килгән иде. Без егетләргә исән-сау хезмәт итеп туган авылыбызга кире кайтырга насыйп булсын дигән теләктә калабыз.
Язгы кыр эшләре тәмамлануга, вакытны бушка уздырмыйча техниканы “яшел урак”ка әзерләгән хуҗалыклар терлек азыгы әзерләү кампаниясенә җай гына керешеп киттеләр. Районда беренчеләрдән булып, нибары 4 хуҗалыкта: «Кызыл юл», «Татарстан», «Бөрбаш» һәм Тимирязев исемендәге җәмгыятьләрдә бу эш җайга салынган. 1 июнь көнне төштән соң район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегедә семинар-киңәшмә булды
1 июнь - Бөтендөнья Балаларны яклау көне! Безнең эшчәнлегебездә дә балалар зур урын алып тора. Балалар безне яңадан яңа үсешләргә,үзгәрешләргә этәрә, Балалар-безнең тормышыбыз чәчкәләре! Арбор мәдәният хезмәткәрләре,китапханәче шул хөрмәттән балаларга чын бәйрәм- Сабантуй үткәрделәр. Бәйрәм чын дәрәҗәсендә зурларныкыннан ким булмады: капчык киеп йөгерү,капчык сугышлары,йөгерү, таяк тартыш, чүлмәк вату, әйбер кисү,хәтта тәм-том сатучы кибет тә бар иде.Бәйрәм гадәттәгечә җырлар, шигырь сөйләү, биюләр белән үрелеп барды
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә бистә үзәгендәге «Балтач» ял паркында балалар өчен бәйрәм чарасы үтте.