29 нчы май көнне Арбор авылында гөрләтеп Әрәпә җыю узды. Китапханә белән берлектә мәдәният хезмәткәрләре бөтен авылны йөреп, һәр йортка туктап, матур җырлар җырлап,биеп Сабантуйга әйбер җыйдылар. Авыл халкы бик актив катнашты, бер генә бүләк бирмәгән йорт та калмады.
Районыбызның мәдәният учакларында территорияләрне чистарту, яшелләндерү һәм чәчәкләр үстерү буенча эш туктамый. Борнак мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу эшкә бик җаваплы карап, кызлар өчен өр яңа һөнәр үзләштерделәр!
Борнак мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бергә милли бәйрәмебез Сабантуйга сөлге җыю (әрәпә җыю) йоласын башкаруы матур булды.
1 июнь көнне Пыжмара авыл китапханәсендә Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан "Тургай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән яңа китапларга күзәтү үткәрелде, төрледән-төрле күңелле уеннар оештырылды.
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә бистә үзәгендәге «Балтач» ял паркында балалар өчен бәйрәм оештырылачак.
Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала.
Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз.
Балтач районы 2016 ел Сабан туе бәйрәменең программасы
25 май – Россия паспорты көне уңаеннан, Балтач ГХАТ бүлегендә гадәттәге матур традицияне дәвам итеп, 30 май көнне танталы рәвештә 11 яшь балтачлылырга паспорт тапшырылды
Район башлыгы Рамил Нотфуллин муниципаль идарә өлкәсендә ел саен үтә торган республика конкурсының дипломантларын котлады.
"Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" конкурсында Балтач районы Советының җирле үзидарәләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Розалия Хәйруллина “Җирле үзидарәләр эшчәнлегендә оештыру һәм кадрлар белән тәэмин итү” номинациясендә җиңү яулап, диплом һәм акчалата бүләккә ия булды.
23-26 май көннәрендә азык әзерләү техникаларының төзеклеген тикшерү буенча урыннарда тикшерү үтте. Комиссия белән Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков җитәкчелек итте.
Тикшерү вакытында техника әзерлегенә зур игътибар бирелде. Кичке якта һәм көндез кырда азык әзерләү техникаларында эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, олы юллардан комбайннар хәрәкәте буенча сораулар күтәрелде, техника кулланылышы буенча җаваплы затларга бурычлар билгеләнде. Әзерлек нәтиҗәләре уңай бәяләнеп, техникалар эшкә яраклы дип табылды, семинарда катнашкан механикларга азык әзерләү техникаларына техник күзәтү таләпләре аңлатылды. Төп таләп эш барышында имгәнүләргә юл куймау булып кала бирә. Бу юнәлештә районда аңлату эшләре даими алып барыла.
Гомуми нәтиҗәләр буенча беренче урынга «Дуслык» җәмгыяте, икенчегә «Активист» лаек булды, дип хәбәр итә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Ришат Нуриев.