Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала.
Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз.
1 июнь – каникуллар башланган көн дә. Балаларыбыз яхшылап ял итсеннәр, көч тупласыннар өчен, бу чорда да без, өлкәннәрнең кайгыртуы сорала. Ямьле җәй айлары файдалы үтсен, үсеп килүче буынга төрле кызыклы очрашулар бүләк итсен дигән теләктә калабыз. Районыбыз авылларында яшәүче барлык балаларга да саулык-сәламәтлек, бәхет, әти-әниләренә сабырлык, рух ныклыгы, йортларына иминлек һәм бәрәкәт телибез.