ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2016 ел
җомга

26 май көнне “Укучының мәдәни көндәлеге” проектының “Иң яхшы мәдәни көндәлек” номинациясендә район буенча җиңү яулаган Урта Көшкәт авыл китапханәсе китап укучысы Евдокимов Филипп (Урта Көшкәт мәктәбе, 1сыйныф), Балтач үзәк балалар китап укучылары Федоров Артем (Балтач урта мәктәбе, 2а сыйныф) , Юнысова Камилла (Балтач гимназиясе, 3а сыйныф), Норма авыл китапханәсе китап укучысы Гатауллин Ислам (Норма урта мәктәбе, 4а сыйныф) һәм “Иң мәдәниятле әни” исеменә лаек булган Юнысова Раушания Илдус кызы (Балтач гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары)  башкалабыз Казанның “Әкият” дәүләт курчак театры бинасында тантаналы йомгаклау чарасында катнаштылар. Алар тантаналы өлештән соңтөрле чараларда катнашып, “Кәҗә белән Сарык” һәм “Дюймовочка” исемле спектакльләр карап,бүләкләр белән кайттылар.

Хөрмәтле китапханәчеләр, ветеран китапханәчеләр,

китап укучыларыбыз!

Сезне китапханәләр көне белән тәбрик итәбез. Китапханәчеләр халыкка мәгърифәт нуры таратучылар, күңелләрне агартучылар, яктыртучылар алар.

   Бәйрәмебез котлы булсын! Китап кадерен, аның тәмен белгән укучыларыбыз тагын да күбәйсен. Барыгызга да гаилә иминлеге, күңел көрлеге, җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек телибез. Дус, тату коллектив булып, иһади уңышларга ирешик!

 

Үзәк китапханә коллективы


26
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 25 маенда Чепьяда урнашкан “Наз” тернәкләнү булекчәсендеге тернәкләнүчеләр “Халыклар дуслыгы” музеена сәяхәт кылдылар. Татарстан республикасындагы төрле милләт халыклары тормышын тасвирлаган заманча урнаштырылган музейда тугыз күргәзмә залы эшләп килә.

Бүген Балтач урта мәктәбе базасында районыбызның 9 нчы сыйныф укучылары сайлап алу фәннәреннән төп дәүләт имтиханнары тапшырдылар. Җәмгыять белеменнән – 119, химиядән -108, информатикадан – 88 бала имтихан бирде


25
май, 2016 ел
чәршәмбе

Норма урта мәктәбендә узган  “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә чыгарылыш сыйныф укучыларын әти-әниләре озата килде. Әйе, нәкъ унбер ел элек беренче сыйныфка укырга килгән кебек бергә мәйданга килеп керделәр унберенчеләр. Йөзләрендә моңсулык та, шатлык та сизелә. Укучыларны тәбрикләп район башлыгы Рамил Нотфуллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева, Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин үзләренең ихлас теләкләрен җиткерделәр

Районыбызның йөзләгән сәнгать сөюче ветераннарын берләштергән, “Балкыш” республика фестивале кысаларында "Канатлар куйдың, сәхнә"дип исемләнгән район бәйгесендә җиңгән коллективлар, нәфис сүз осталары, җырчы, гармунчылар 24 май көнне Балтач мәдәният үзәгендә Гала-концертта  чыгыш ясадылар.Шушындый мәшәкатьле көннәрдә халыкның күңел канатларын сындырмыйча, рухи азык биреп, район сәхнәсен җыр-бию, уен-көлке белән тутырган сәхнә ветераннарыбызга һәркайсына иҗат уңышлары теләп калабыз.

Авырлы авыл хатыннарының шәһәргә барып бәби алып кайтуларына күнегеп беткән идек инде. Әлеге гамәл һәр булачак ананың үз иркендә, моңа каршы килергә сәбәп юк.  Тик соңгы елларда бала тудыру йортыннан ук туу турында таныклык алып чыгу авыл җирлекләре файдасына булмавы проблемага әверелеп килә.  “Шәһәрләрдәге бала тудыру йортларыннан ук  туу турында таныклык алып чыгу аркасында безнең районда туу күрсәткече теркәлми кала, шул сәбәпле бездә  балалар туу саны аз булып күренә”, ди район ГХАТ (ЗАГС) бүлеге җитәкчесе  Зөһрә Әхмәтханова.

Без кечкенә чакта сарыклар көтүгә йөри иде, шуңа да аларны хәзер арканда килеш күрү сәер тоела.

Сарык көтүләре бетте шул хәзер, сыер көтүләре дә урыны белән генә чыга. Авылда бер хуҗалык сарык, икенчесе сыер өчен көтүгә чыгар иде, кешене аралаштыруга, дуслаштыруга да бер сәбәп иде. Авыл кешесе шул рәвешчә дә аралашып яшәде. Заман барысын да үзгәртте, файдасы юк дип сарыгын да бетертте, азык күп кирәк дип сыер башын да киметтерде. Ә шулай да сарык асрап, корбанга дип тере килеш сатып, итеннән шашлык ясап сатуга куючылар, йонын эрләп, оекбашлар бәйләп сәүдә итүчеләр юк түгел.


24
май, 2016 ел
сишәмбе

26 май көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Васильевна Воропаева “Бердәм Россия” сәяси партиясенең  җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә – район мәдәният үзәгендә халыкны кабул итә.


23
май, 2016 ел
дүшәмбе

22 май көнне ил күләмендә, шул исәптән район җирлегендә дә праймериз – җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатлыгына «Бердәм Россия» партиясеннән алга таба кандидатлар чыгару өчен алдан тавыш бирү булды.  Праймериз район җирлегендә җиде участокта: Балтач, Карадуган, Норма, Урта Көшкәт, Чепья, Шеңшеңәр, Салавыч авыл җирлекләрендә үтте. Иртәнге 8.00 дән кичке 20.00 сәгатькә кадәр тавыш бирү дәвам итте.  Праймеризда сайлау хокукына ия булган райондашларның 20%ы үз тавышын бирде. Участоклардан алынган нәтиҗәләр буенча, хокук бозу очраклары күзәтелмәде, тыныч шартларда үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International