20 май көнне “Музейлар төне” акциясе кысаларында Себер тракты тарихы музеенда өлкәннәрне җыеп кичке уен оештырылды. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары уйналды, элеккеге җырлар җырланды.
Чепья авылы балалар китапханәсе быел яңа ачылган "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән дә еш чаралар үткәреп тора. Китапханә белән танышу-экскурсияләр, китап-журнал ясалу серләре белән таныштыра, үзләрендә кычкырып китап укулар оештыра. Соңгы кычкырып китап уку Бөек Җиңүгә багышланган иде. Мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балаларга кече яшьтәге балалар өчен язылган әдәбиятка күзәтүдән соң С.Воробьевның "Жила-была девочка" хикәясе укылды. Соңыннан балалар белән хикәянең эчтәлеге буенча фикер алышу үткәрелде.
Чисталык 2 айлыгы кысаларында Көек китапханәсе территориясендә зур эшләр башкарылып килә. Авыл яшьләре белән берлектә өмә оештырып тирә-юньне тәртипкә китерсәк, шушы көннәрдә веранда һәм тәрәз рамнарын буяу эшенә керештек. Китапханә яктырып китте, бу тарафтан, әле эшләребез дәвам итә!!!
18 май- музейлар көнендә Карадуган Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее хезмәткәрләре Саба районы музейларында булып, тәҗрибә уртаклашып кайттылар.
17 май көнне район мәдәният үзәгендә Марсель Мәхмүтов җитәкчелегендәге Казан театр училищесы студентларыннан “Йолдызлар яңгыры” дип исемләнгән хәйрия концерты тәкъдим ителде. Булачак яшь артистлар чит ил, рус һәм татар эстрадасындагы танылган артистларга пародияләр күрсәттеләр.
Районыбызда чистарту, төзекләндерү айлыгы дәвам итә.Без, Чепья авыл китапханәчеләре дә бу айлыкка үз көчебездән килгәнчә катнашабыз. Әйләнә-тирәне чистату тоту, китапханәгә керү юлын, бакча рәшәткәләрен буяу, бакчабызга чәчәкләр утырту эшләрен башкардык.
Чепья авыл китапханәсендә эшләп килүче "Хәтер сагындагы ядькәрләр" дип исемләнгән музей почмагы һәркемне үзенә җәлеп итеп тора. Укучыларыбыз өйләрендә сакланган гаилә истәлекләрен китапханәбез музеена бүләк итеп тапшыралар. Күмер үтүге, камыр кисмәге, бәбәй бишеге, кистән, каба, чыгыр... Болары соңгы вакытта китап укучыларыбыз тарафыннан бүләк ителгән. Музейлар көне уңаеннан олы яшьтәге укучыбыз Шәйхетдинова Рузия апа да безгә үзенең кадерләп саклаган шәлъяулыгын һәм тукылган идән җәймәсен тапшырды. Яшь буын укучыларыбыз өчен тәрбияви мәгънәгә ия булган бу ядькәрләрне эшебездә файдаланып торабыз.
17 майда көнне булган район башкарма комитеты каршында эшләп килүче чисталык тикшерү комиссиясенең (АДМ) чираттагы утырышында Чепья, Түбән Ушма, Пыжмара, Карадуган авылларында яшәүче гражданнарга төзелгән 6 беркетмә каралды.
Рафаэль һәм Наилә Закировлар гаиләсе Балтач бистәсендә иң күркәм, матур гаиләләрнең берсе
Халыкара гаилә көне уңаеннан, бүген 2016 елның 17 май көнендә Балтач районы ГХАТ булгендә гаиләләрнең бала тууын рәсмиләштерү тантанасы башкарылды