Язгы кыр эшләре тәмамлануга, вакытны бушка уздырмыйча техниканы “яшел урак”ка әзерләгән хуҗалыклар терлек азыгы әзерләү кампаниясенә җай гына керешеп киттеләр. Районда беренчеләрдән булып, нибары 4 хуҗалыкта: «Кызыл юл», «Татарстан», «Бөрбаш» һәм Тимирязев исемендәге җәмгыятьләрдә бу эш җайга салынган. 1 июнь көнне төштән соң район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегедә семинар-киңәшмә булды. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, барлык җәмгыять җитәкчеләре әлеге дүрт хуҗалыкның басуларында булып, эш барышы белән таныштылар.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин: «Кышкы чорда мул продукция алуның нигезе һәм сөт күләмен арттыруның сәбәбе – ныклы азык базасы булуда. Вакыт көтми, һава торышы әйбәт торганда, барысына да өлгерү өчен тәүлекнең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланырга кирәк. Шул чакта гына терлек азыгы җитәрлек күләмдә һәм туклыклылык, сыйфат ягыннан тиешле таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәдә булачак. Моны истә тотып, һәр хуҗалык терлек азыгы хәзерләү буенча эш темпларын арттырырга тиеш», дип печәнгә төшүне ниндидер сәбәпләр табып, кичектереп килгән җәмгыять җитәкчеләренә шелтә белдерде.
Кырлардагы эшнең торышы белән танышу «Кызыл юл»ның Чутай ягындагы басуыннан башланды. Алар 29 май көнне төштән соң эшкә керешеп, 200 гектар мәйданда 550 тонна күпьеллык люцернаны урырга да өлгергәннәр. Басуда урылган печәннең махсус прибор ярдәмендә дымлылык дәрәҗәсен тикшергәннән соң, чыннан да, кызу кояш астында яткан терлек азыгының сыйфатын югалтуга китермәс өчен эшне тиз һәм дөрес башкарырга кирәклегенә инанасың. Урылган яшел массаны сенажга салып, таптап баралар. Җәмгыять җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин сүзләренә караганда, аның төрле төбәкләрдә семинарларда булып, тәҗрибә уртаклашып кайтуының файдасы тию күренеп тора. «Яңа урылган яшел масса бирә башлагач, сөт саву күләмен арттыруга ирештек», диде ул.
Ә «Татарстан» җәмгыятендә киң мәйданда чабылган люцерна басуы каршы алды. «Барлык эш 200 гектар мәйданда башкарылды. Техникалар әзер, сенажга сала башлыйбыз», диде Айнур Нотфуллин.
Тимирязев җәмгыяте җитәкчесе Булат Исрафилов исә үз хуҗалыгында эш барышы белән таныштыру өчен Чапшар авылы фермасына алып китте. Биредә басудан рулонлатып кайткан күпьеллык үләннең капларга төрелүен күзәттек. «Бүгенгә 200 гектар мәйданда күпьеллык үлән урылды. Шуның 80 гектардагысы упаковка ысулы белән сенажга төрелде. Бу якынча 120 тонна тәшкил итә. Көзгә кадәр ашатып бетерергә планлаштырабыз», дип белдерде җитәкче. Янәшәдә төзелеп килүче 170 баш савым сыерына исәпләнгән яңа ферма белән дә таныштырып үтте.
Юлыбызны дәвам итеп, «Бөрбаш» җәмгыятенә таба юнәлдек. Басу буйлап тезелеп киткән рулонланган ак төргәкләрне күргәч, әле эш башламаган җәмгыять җитәкчеләре тел шартлаттылар. 30 майда эшкә керешеп, хәзерге көнгә 150 гектар мәйданнан 250 тонна азык әзерли алдык, диде Рафис Солтанов юл буендагы мәйданнарга күрсәтеп. Болай әзерләү азыкның сыйфатын югалтмый. Бу азык 6 айга кадәрге бозаулар өчен бик яхшы, дип ассызыклап үтте.
Әлеге дүрт хуҗалыкта да булып чыкканнан соң район башлыгы Рамил Нотфуллин эш барышыннан канәгать булуын белдерде. Башкаларга кичекмәстән, печәнгә төшүне бурыч итеп куйды, сенаж салуга аерым игътибар бирергә кирәклегенә басым ясады.
Тулаем алганда, 2 июньгә район буенча барлыгы 1890 гектар мәйданда 1105 тоннасы сенажга һәм 665 тоннасы печәнгә чабылган. 1250 тонна сенаж салырга өлгергәннәр, шуның 310 тоннасы төргәкләрдә әзерләнгән.
20 июньгә кадәр күпьеллык үләннәрнең беренчел катын җыеп алуны төгәлләү бурычы куелды. Бигрәк тә, Тукай исемендәге, «Уңыш», «Борнак», «Маяк», «Якты юл», «Кама», «Игенче» җәмгыятьләрендә терлек азыгы әзерләүне озакка сузмый, тиешле срокка башкарып чыгарга кирәклеге искәртелде.
Ясминә Шәмсетдинова