«Балтач» ял паркы балаларның шат авазыннан яңгырап торды

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә бистә үзәгендәге «Балтач» ял паркында балалар өчен бәйрәм чарасы үтте.

Район мәгариф идарәсе, социаль яклау, мәдәният, яшьләр эше һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре,  “Волонтер” үзәге яшьләре  балалар өчен  мавыктыргыч бәйрәм программасы әзерләгәннәр иде.  «Балтач» ял паркы балалар ның шат авазыннан  яңгырап торды.

 

Көне дә бик матур булды, кояш та нурларын мулдан сипте. Бакча балалары, тәрбиячеләр, мәктәп укучылары, әти-әниләр, әби-бабайлар тизрәк чара үтәсе мәйданга ашыкты. Иң элек балаларны район башкарма комитеты урынбасары Илһам Гайнетдинов сәламләде:


– Кадерле балалар! Сезне бәйрәм белән котлыйм! Сезгә кояшлы якты көннәр, оптимизм, күңелле яллар телим! – диде ул бәйрәм белән тәбрик итеп.


Алып баручылар уеннар башлануын игълан итүгә бала-чага мәйдан уртасына ашкынды.  Уеннарда катнашып, бүләкләр отты.  Җыр-моң яратучылар исә бәйрәм сәхнәсенә менеп, шигырь сөйләде,  җырлар сузды.


– Бәйрәм бик күркәм итеп оештырылган, балалар рәхәтләнеп күңел ача. Җитәкчеләргә олы рәхмәт, – диде бәйрәмгә оныклары белән килгән Зөлфирә Камалова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International