Берничә көн элек район башлыгы авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре белән терлек азыгы әзерләүнең барышы белән танышу уңаеннан кырларда киңәшмә уздырган иде. “Бөрбаш” җәмгыятендә булганнан соң Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Хәкимов бертөркем җитәкчеләрне авыл җирлегегендә башкарылган эшләр белән таныштырды. Төп игътибарны халыктан җыелган үзара салым акчасына төзекләндерелгән юллар һәм иганәчеләр ярдәме белән яңартылган чишмәләр җәлеп итте.
Язгы кыр эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешеп, нәтиҗәле хезмәт күрсәткән алдынгы механизаторларның исемнәре һәм башкарган техникасы белән эш күләме (гектарларда).
4 июнь иртәсендә бәйрәм рухы тальян гармун моңнарында, бизәлгән атларның көмеш кыңгыраулары чыңында яңгырады. Моңлы җырлар, дәртле биюләр, берсеннән-берсе кызык уеннар бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Райондашларыбыз, кайткан кунаклар «Сабантуй» спорт һәм ял паркында бәйрәм итте.
7 нче июнь көнне мәктәп яны лагерендә ял итүче укучылар Шеңшеңәр авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Укучылар “Сезнең яраткан гәҗит-журналлар” күргәзмәсе белән таныштылар. Сабантуй журналындагы “Сабантуй әдипләре” сәхифәсендә балалар язучылары Л.Лерон, Э.Шәрифуллиналарның биографиясе белән таныштылар. Китапханәдә бу язучыларның китапларын эзләп табып, туганлык, татулык, әдәплелек кебек сыйфатларны яктырткан хикәя-шигырьләрен кычкырып укыдылар, “Әдәп төбе – матур гадәт” әңгәмәсендә дә бик теләп катнаштылар.
Район клублар челтәрендэ автоклублар актив эшләп килә. 2 июнь көнне алар Сосна Пүчинкәсе авылында Габдулла Тукайның тууына 130 ел уңаеннан “Кече авыллар көне” үткәрде. Бәйрәм кичке сәгать биштә әрәпә җыю белән башланып , күңел ачу, концерт, уеннар программасы белән дәвам итте. Әлеге бәйрәмне оештыруда Камил Заһидуллинның да бик күп көче керде. Шулай ук бәйрәмне оештыруда катнашкан иганәчеләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Куныр авылында дәүләт программасына эшләнгән спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды
Балтач Сабан туе – 2016 бәйрәмендә бәйгеләрдә җиңүчеләр:
Туры баганага менү буенча:
-Альберт Каюмов (Балтач);
-Азат Каюмов (Балтач);
-Рәмзил Гарипов (Пыжмара);
-Рушат Закиров (Шубан).
Авыш баганага менү:
-Фәнзил Хәкимов (Кариле);
-Фәнис Насыйбуллин (Алан);
-Азат Әухәдиев (Балтач);
-Рафил Әүхәдиев (Балтач).
Район Сабан туенда хөрмәтнең олысы көрәшчеләргә эләкте. Исән булганнарын сәхнәгә дәшеп халкыбызның милли баш киеме – түбәтәй белән бүләкләделәр. Сабантуйларга кадәр тарих битләрен бераз барлап,1960 елдан алып бүгенге көнгәчә Сабантуйларның баш батырларын ачыклап, үзебезгә дә байтак хатирәләрне яңартырга туры килде
3 июнь Куныр авылында сабантуй бэйрэме бик күңелле узды. Сабантуй бәйрәмен “Якты юл” хуҗалыгы эшчесе Хаматов Ленар бай, мавыктыргыч бәйрәм программасы белән искиткеч итеп алып барды, шулай ук Сабантуйда Казан шәһәреннән “Сорнай” ансамбле, Улисьял, Дорга, Шода, Куныр авылы үзешчәннәре катнашты.