Балтач Сабантуе күңелле узды

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

4 июнь иртәсендә бәйрәм рухы тальян гармун моңнарында, бизәлгән атларның көмеш кыңгыраулары чыңында яңгырады. Моңлы җырлар, дәртле биюләр, берсеннән-берсе кызык уеннар бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Райондашларыбыз, кайткан кунаклар «Сабантуй» спорт һәм ял паркында бәйрәм итте.

Райондашларыбызны котларга  Татарстан Республикасының куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин, Киров өлкәсенең Малмыж районы башлыгы Рашид Гарафиев та килгән иде. Алар үзләренең бәйрәм котлауларын ирештерделәр. Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин хезмәт һәм көрәш батырларын тәбрикләде.

Мәйдан уртасында бәйгеләр, уеннар барды. Сабантуй сәхнәсендә якташ үзешчәннәребез, мәдәният үзәге хезмәткәрләре яулап алды. Алга таба бәйрәм концертын эстрада артистларының дәртле җырлары дәвам итте. Балтач халкын Илназ Гарипов, Айсылу Гәбдинова һәм Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов үзләренең җырлары белән шатландырды. Артистларыбыз бәйгеләрдә катнашып, бүләкләр дә оттылар.

Ат чабышын тамашачы аеруча да үз итә бездә. Халык аны карар өчен аерым мәйданга җыелды. Ә милли көрәш буенча районыбызда 2016 елда  Сабан туеныӊ  баш батыры булып Ринат Хәйретдинов калды.  

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International