7 нче июнь көнне мәктәп яны лагерендә ял итүче укучылар Шеңшеңәр авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Укучылар “Сезнең яраткан гәҗит-журналлар” күргәзмәсе белән таныштылар. Сабантуй журналындагы “Сабантуй әдипләре” сәхифәсендә балалар язучылары Л.Лерон, Э.Шәрифуллиналарның биографиясе белән таныштылар. Китапханәдә бу язучыларның китапларын эзләп табып, туганлык, татулык, әдәплелек кебек сыйфатларны яктырткан хикәя-шигырьләрен кычкырып укыдылар, “Әдәп төбе – матур гадәт” әңгәмәсендә дә бик теләп катнаштылар.