Батырлар мәйдан тота

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

Район Сабан туенда хөрмәтнең олысы көрәшчеләргә эләкте. Исән булганнарын сәхнәгә дәшеп  халкыбызның милли баш киеме – түбәтәй белән бүләкләделәр. Сабантуйларга кадәр тарих битләрен бераз барлап,1960 елдан алып бүгенге көнгәчә Сабантуйларның баш батырларын ачыклап, үзебезгә дә байтак хатирәләрне яңартырга туры килде. Салавычтан алып батырыбыз спорт остасы Рафис Насыйбуллин – 8 мәртәбә, Арбордан атказанган спорт остасы Айдар Хәйретдинов – 7, Бөрбаштан спорт остасы Рифкәт Хөсәенов – 6, Яңгулдан Илдар Рәфыйков 5 мәртәбә бу олы титулга лаек булганнар. Инде менә 4 ел элек булган тарихны кабатлап, быелгы бәйгедә Яңгулдан Руслан Рәфыйковны һәм Ранил Габдрахмановны җиңел генә сыртларына алып, атказанган спорт остасы  Ринат Хәйретдинов баш батыр булып танылды. Төрле елларда батыр калган Балтачтан Васыйл Гыйләҗев,Тәбрис Мәннапов, бертуган Фаил,Фәрит, Марат Әхмәдиевларга, Кунырдан Эдуард Камаловларга да ихтирамыбыз зурдан. Инде арабызда булмаган Газиз Газыймов, Васыйл Гарифуллин, Фидаил Шакировларны да олы хөрмәт белән искә алабыз. Быелгы көрәш ярышлары оешкан төстә узды.  Елдагыча көрәшергә теләк белдерүче өлкәннәребез дә табылды. Бөрбаштан спорт остасы Рафис Шәрифуллин, Балтачтан Фаил Габдрахманов, Соснадан Галинур Гыйбадуллин кебек көндәшләрен келәмгә салып, бәйгенең җиңүчесе булып танылды. Малайларыбыз да кимен куймады. 40 килограммга кадәр Әтнәдән Кәрим Ногманов, 50 килограммга кадәр Көектән Айзат Гәрәев, 50 килограммнан югары үлчәүдә Казаннан Рәшит Сибагатуллин җиңү яулады. Бу малайларыбыз барысы да көрәшчеләр токымыннан булып чыкты. Кәрим белән Айзат райондашларыбызга таныш иде. Рәшит исә районыбызга таныш шәхесебез, Россия дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин улы,  тагын бер көрәшчеләр династиясе булган Фаил һәм Марат Әхмәдиевларның уллары Фәрит һәм Булатлар да үз көчләрен сынап карадылар. Яшүсмерләребез арасында батыр булып Арбордан Ислам Галимов, Борнактан Илнар Муллахмәтов, Салавычтан Дилүс Сабировлар танылды. Зурлар ярышына килсәк, 60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында  Балтачтан  Дамир Ишморатов, 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Борнактан Илнар Муллахмәтов, 80 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында  Яңгулдан Ранил Габдрахманов, 90 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Арбордан Ринат Хәйретдинов, авыр үлчәүдә  Яңгулдан Руслан Рәфыйков батыр булып калды. Ә Балтач Сабан туеның баш батыр булып атказанган спорт остасы  Ринат Хәйретдинов танылды.

Нурзада Самигуллин

 

 

Сабантуй батырлары

Балтач – Ринат Хәйретдинов

Алан – Муса Галләмов

Бөрбаш  – Фердинанд  Вәлиев

Борнак – Руслан Рәфыйков

Субаш – билгеләнмәгән

Көшкәтбаш – Рәдис Галләмов

Карадуган – Ранил Камалов

Куныр – Илназ Абдуллин

Көек –   Хәлиуллин Илназ

Норма – Рәнис Гарифуллин

Нөнәгәр – Илназ Абдуллин

Чутай – Илназ Абдуллин

Пыжмара– Рөстәм Зарипов

Салавыч – Руслан Рәфыйков

Сосна – Рәдис Галләмов

Шеңшеңәр – Рәдис Сәмигуллин

Шубан – Руслан Рәфыйков

Чепья  – Максим Максимов

Арбор – Ринат Хәйретдинов

Яңгул – Руслан Рәфыйков

Түнтәр – Газинур Әхмәдиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International