1 июнь - Бөтендөнья Балаларны яклау көне! Безнең эшчәнлегебездә дә балалар зур урын алып тора. Балалар безне яңадан яңа үсешләргә,үзгәрешләргә этәрә, Балалар-безнең тормышыбыз чәчкәләре! Арбор мәдәният хезмәткәрләре,китапханәче шул хөрмәттән балаларга чын бәйрәм- Сабантуй үткәрделәр. Бәйрәм чын дәрәҗәсендә зурларныкыннан ким булмады: капчык киеп йөгерү,капчык сугышлары,йөгерү, таяк тартыш, чүлмәк вату, әйбер кисү,хәтта тәм-том сатучы кибет тә бар иде.Бәйрәм гадәттәгечә җырлар, шигырь сөйләү, биюләр белән үрелеп барды.