Арбор мәдәният йорты өчен май ае чараларга бигрәк та бай булды.Ямьле язгы кичләрнен берсендә без солдат хезмәтенә ике баһадир егетебезне озаттык. Ильшат Нотфуллин һәм Динар Гафиуллинны озатырга туганнары, укытучылары,классташлары,дуслары- бик күп кеше килгән иде. Без егетләргә исән-сау хезмәт итеп туган авылыбызга кире кайтырга насыйп булсын дигән теләктә калабыз.