Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче чисталык комиссиясе (АДМ) утырышларына җаваплылыкка тартылган гражданнарның чакырылу сәбәпләре төрле. Чираттагысында Куныр, Норма, Чепья, Смәел авыл җирлекләрендә яшәүчеләр чакырылды. Алар, нигездә, үзләренең шәхси территорияләреннән чыгып, төзелеш материаллары куйганнары өчен җаваплылыкка тартылды, минималь күләмдә 2 мең сум штраф салынды. Авыл җирлеге белгечләре тарафыннан кисәтүләр ясалып та, уңай якка хәл ителмәгән мәсьәләләр дә каралды.
Җәй – төзелеш чоры. Авыл җирлегендә үз шәхси йорты белән яшәүче райондашлар игътибарына тагын бер кат исегезгә төшерәбез: төзелеш материалларын башка куяр урыныгыз булмаганда, “кызыл линия”дән чыгып, капка төбенә яки янәшәдәге территориягә вакытлыча куеп тору өчен авыл җирлеге башлыгыннан рөхсәт кәгазе алуыгыз шарт. Бу файдаланган территориянең чисталыгы өчен дә сез җаваплы булачаксыз.