ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Район мәгариф хезмәткәрләренең узган елга нәтиҗәләре уңаеннан үткәрелгән утырышта мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева - Мәгарифне һәм милли мәгарифне үстерү эшчәнлеге турында, бистәнең 4 номерлы балалар бакчасы мөдире Роза Шәмсетдинова бакча балаларына белем бирүнең сыйфатын арттыру үзенчәлекләрен ассызыклады, Кенәбаш мәктәп-бакча мөдире Тәслимә Фәйзрахманова - мәктәпбакча системасында белем бирү сыйфатын үстерү турында чыгыш ясады. Сосна төп белем бирү мәктәбе директоры Гамил Котдусов - "Мәктәптә төп дәүләт имтиханына әзерлек", ә Урта Көшкәт урта мәктәбе директоры Владислав Никитин - "Белем бирүнең сыйфаты - уңышлы мәктәпнең нигезе" дигән темаларны яктыртты.

Район үзәк китапханәсене хезмәткәрләре Балтач гимназиясенең югары сыйныф укучылары өчен гаять тә үзенчәлекле чара үткәрделәр. Яшүсмерләрне, икенче төрле әйтсәк, яшьлек чорына кереп баручы егет-кызларны кеше тормышындагы рухи кыйммәтләр, гомер баскычлары, гаилә хәленә әзерләү, парлы тормыш коруда истә тотыла торган мөһим төшенчәләр белән таныштырдылар. 

Укучылар белән аралашу уен рәвешендә барды. "Нигез", Туган-тумача", "Бәхетле мизгелләр", "Матурлык", Күңелле утырмалар", "Бәхет сере" дип исемләнгән мавыктыргыч тукталышларда "тукталып", укучылар фикер алыштылар, әдәби әсәрләрдән өзекләр укыдылар, җыр текстларындагы төшеп калган сүзләрне таптылар... 

Алдарак хәбәр иткәнчә "Сабантуй" ял паркында Татарстан Республикасының прокуратура органы хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы бара.

"Сабантуй" ял паркында ярышлар кызганнан-кыза бара. Прокуратура органы хезмәткәрләре чаңгыда да узышалар, граната да аталар, әлбәттә инде пневматик винтовкадан ату буенча көч сынашалар.

Районның «Волонтер» иреклеләр үзәге активистлары ел дәвамында игелекле эшләр белән шөгылләнәләр. Алар менә әле дә игелек кылу уңаеннан, "Кошлар өчен күчтәнәч" («Гостинцы для птиц») дигән акциядә бик теләп катнаштылар. Бу акция кысаларында кошларга җимлекләр ясау һәм аларны табигатькә чыгып урнаштыру бурычы тора. Бу изге гамәлгә төрле яшьтәге райондашларыбыз да бик теләп кушылды. Әлеге акция турында алдан хәбәр ителгәнлектән, төрле урыннарда агач ботакларына эленгән кошлар өчен "ашханәләр" барлыкка килә башлады. Җимлекләр ясау өчен агач, пластик шешәләр, тартмалар кулланылган. Араларында озак елларга хезмәт итәрлек бик үзенчәлекле, зәвык белән нык итеп эшләнгәннәре дә бар иде. Бу җимлекләр буш тормас, аларда һәрчак кошлар өчен азык булыр дип ышанып калабыз!!!

3 февраль көнне Субаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә урта яшьтәгеләр катнашында “Гөрләп торсын кичебез”  дигән  “аулак өй” кичәсе үткәрелде.Соңгыеллардахалкыбызныңгореф–гадәтләренәйолаларынаһәмбәйрәмнәренәигътибар арта бара. Халкыбызныңкүркәмтрадицияләрен ,гореф- гадәтләрен, борынгыйолаларыбызныкирекайтару, телебезнеигътирамитү, халкыбызныңкүңелбизәкләренүстерү, яшәртү , баету, гасырлардан – гасырларгакүчеп, безнеңкөннәргәкилепҗиткәнмиллигүзәллекнеалдагыбуынгаядкарьитептапшырубезнеңтөпмаксатыбыз.

      Интернет-кызыклы һәм файдалы мөмкинлекләр дөньясы ул.Әмма-дөрес файдаланганда  гына.Бер  үк  вакытта  аннан  куркыныч та нык яный,бигрәк тә- балаларга.

 Борнак  авыл  китапханәсендә “Куркынычсыз  интернет  балаларга!” (Безопасный  интернет –детям!”) исемле атналык уңаеннан “Интернет иге-чиге юк галәм” исемле күргәзмә ясап куелды.5-6 сыйныф укучылары белән “ Балаларга-куркынычсыз  интернет” исемле әңгәмә үткәрелде  һәм презентация  күрсәтелде. Әңгәмә ахырында әлеге темага  карата  укучыларның  фикерләре  тыңланылды.


7
февраль, 2017 ел
сишәмбе

   7 февраль көнне «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. Директор Гөлнара Әхмәдиева 2016 елда «Наз» үзәге эшчәнлегенә анализ үткәрде, 2017 елдагы төп бурычларын әйтеп китте.

   

   Бәләкәй сабыймы без, олы кешеме- барыбызның да әкияти тормышка, андагы торышка ышанасы килә! Хыял, өмет, әлбәттә, бары якты киләчәккә әйди! Аеруча да андагы образларга безнең нәни дусларыбыз чын күңелдән ышана! Көек авылы китапханәсендә даими рәвештә төрле категория яшьтәге китап сөючеләр белән эшләр алып барыла. Гыйнвар башында балаларыбызга багышлап “Әтәч дуста кунакта” дип исемләнгән Яңа ел кичәсе үткәрсәк, 20 гыйнвар көнне башлангыч сыйныф укучылары  белән  балалар почмагын бизәп торучы матур, төсле рәсемнәр белән бизәлгән әкият китапларына күзәтү ясадык. Бүгенге замана мультфильмы герое “Фиксик” килү дә, шулай ук төрле татар әкиятләреннән алынган персонажларга хас җихазларны әйтә алулары да киләсе буыныбызның татар китапларын яратып укуын дәлилли!Бүгенге замананы интернет чолгап алса да, нәни дусларыбыз аннан күпкә ерак торалар һәм алар китапханәгә кергән саен махсус балалар почмагы итеп ясаган бүлеккә юнәләләр! Нәни дусларыбыз белән бик теләп әкиятләрне бәйрәмнәрдә сәхнәләштерәбез дә!

“Интернет: Яхшымы, начармы” яки “Балалар өчен куркынычсыз интернет”! 5 февраль көнне Көек китапханәсендә 31 гыйнвардан 7 Февраль гә кадәр Халыкара “Балалар өчен куркынычсыз интернет” атналыгы  уңаеннан үткәрелгән түгәрәк өстәл эш алымында шушындый һәм башка сораулар күтәрелде. Биредә башлангыч сыйныф укучылары б.н. бергә 8 сыйныфка хәтле укучылар да катнашты. “Бүгенге тормышны интернеттан башка күз алдына да китереп булмый, ләкин ул безне бары төпкә тарта, ә бу безнең киләчәк куркыныч астында дигән  сүз бит” дигән фикерләр дә яңгырады балалар тарафыннан. Укучылар үзләренең көнкүреш вакытларында интернетның ни дәрәҗәдә зур урын алып торуларын да искәртеп китте: “Аннан аерылу мөмкин түгел, җитмәсә, укытучылар да күп җавапларны интернет аша  алырга куша бит, без нишләргә тиеш инде?!”, диделәр алар. Викторина рәвешендә алып барылган сорауларга-җавап табу, презентация карау да сәгать дәвамында алып барылган бу сөйләшүдә балалар бик күп фикерләр ирештерде. Бүгенге көндә интернет - без, олылар өчен мәгълүмат чарасы гына булса, укучылар өчен “гипноз корыламсы” ул. Бала белмичә, төрле сайтларга, уеннарга керә, шуның белән айлык кәрәзле телефон балансын да бетерә, җитмәсә вирус” дигән афәт сакланган мәгълүматларны да очыра.

   Шунысын ассызыкларга кирәк, бүгенге замана балалары бездән күбрәк белә, алар виртуаль тормыш белән бәйле барлык терминнарны да бик яхшы беләләр. Әлеге аралашудан соң, мин дә киләсе буыныбыз өчен горурлану хисе дә кузгалды күңелдә, алар аңлы рәвештә интернетның баш мие, алай гына да түгел, физик яктан да үзләре өчен нинди зыянлы булуын ачык рәвештә әйтә алалар. Күпмедер дәрәҗәдә “гаджит” лардан баш тарта алулары да мине бик сөендерде! Алдагысы яхшы булсын иде инде!

Түнтәр авыл китапханәсендә 31 январь - 7 февраль көннәрендә “Куркынычсыз интернет – балаларга!” (“Безопасный интернет – детям!”) - дип исемләнгән атналык уңаеннан  “Куркынычсыз интернет – балаларга!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмә белән кызыксынучыларга буклетлар өләштек.  Һәм 6 февраль көнне 7 сыйныфта укучы китап укучыларыбыз белән “Интернет дусмы, дошманмы?” дип исемләнгән тематик кичә дә үткәрдек. Ике командага бүленеп “Интернет куркынычмы, түгелме?” дигән сорауга җаваплар эзләдек, интернетның уңай һәм тискәре яклары турында сөйләштек. Һәм интернетта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре төзедек. Компьютер артына утырып эшләп тә карадык.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International