"Гражданский брак", катнаш нихах - замана чиреме, әллә язмышмы?!

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Район үзәк китапханәсене хезмәткәрләре Балтач гимназиясенең югары сыйныф укучылары өчен гаять тә үзенчәлекле чара үткәрделәр. Яшүсмерләрне, икенче төрле әйтсәк, яшьлек чорына кереп баручы егет-кызларны кеше тормышындагы рухи кыйммәтләр, гомер баскычлары, гаилә хәленә әзерләү, парлы тормыш коруда истә тотыла торган мөһим төшенчәләр белән таныштырдылар. 

Укучылар белән аралашу уен рәвешендә барды. "Нигез", Туган-тумача", "Бәхетле мизгелләр", "Матурлык", Күңелле утырмалар", "Бәхет сере" дип исемләнгән мавыктыргыч тукталышларда "тукталып", укучылар фикер алыштылар, әдәби әсәрләрдән өзекләр укыдылар, җыр текстларындагы төшеп калган сүзләрне таптылар... 

Шулай ук әлеге чарада район гражданнар хәле актларын теркәү (ЗАГС) бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанованың да катнашты. Ул туу һәм язылышу турындагы таныклыклар, ЗАГС бүлегенең нинди эшләр белән шөгыльләнүе хакында сөйләде. Яшь гаиләләрне теркәү, өйләнешүче парларны рәсмиләштерү фактларына тукталып үтте. "Гражданский брак", катнаш нихаклар турында чыгыш ясады. Люция Рәисовна милләтара, динара мөнәсәбәтләрнең кеше тормышында катлаулы мәсьәләләр китереп чыгарырга мөмкин булуына мисаллар китерде. Ул үз чыгышында ике төрле диндә яки башка милләттән булган егет белән кызның никахлашуында әти-әнинең ризалыгы, гореф-гадәт, йолалар сакланышы, туй йоласын үткәрү, балага исем кушу... кебек җитди темаларны яктыртты. "Гражданский брак", катнаш нихах - замана чиреме, әллә язмышмы?" дигән сорау белән укучыларга мөрәҗәгать итте. Бергәләшеп ике очракның да уңай һәм тискәре якларын эзләделәр. 

Балигълык яшенә якынлашып килүче яшьләр өчен бу очрашу нинди дә булса мәгълүмат, тәрбия, уйланырлык сәбәп бирә алган булса, димәк, юкка үтмәгән була. Һәркемнең бәхетле булырга хакы бар, ә ул бәхетне һәркем үз куллары белән тудырганын онытмасак иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International