Белем алу да, имтиханнарны тапшыру да татар телендә мөмкин булачак.

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Район мәгариф хезмәткәрләренең узган елга нәтиҗәләре уңаеннан үткәрелгән утырышта мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева - Мәгарифне һәм милли мәгарифне үстерү эшчәнлеге турында, бистәнең 4 номерлы балалар бакчасы мөдире Роза Шәмсетдинова бакча балаларына белем бирүнең сыйфатын арттыру үзенчәлекләрен ассызыклады, Кенәбаш мәктәп-бакча мөдире Тәслимә Фәйзрахманова - мәктәпбакча системасында белем бирү сыйфатын үстерү турында чыгыш ясады. Сосна төп белем бирү мәктәбе директоры Гамил Котдусов - "Мәктәптә төп дәүләт имтиханына әзерлек", ә Урта Көшкәт урта мәктәбе директоры Владислав Никитин - "Белем бирүнең сыйфаты - уңышлы мәктәпнең нигезе" дигән темаларны яктыртты.

Киләчәктә милли мәгарифне үстерү, аңа аерым игътибар бирү кебек көн кадагындагы мәсьәләләргә район башлыгы Рамил Нотфуллин аеруча зур әһәмият бирде. Димәк белем алу да, имтиханнарны тапшыру да татар телендә мөмкин булачак, дип белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International