Иртәгә - 7 февраль көнне сәгать 15.00тә район мәдәният үзәгендә район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә Балтач шәһәр җирлеге халкы өчен ХАЛЫК ҖЫЕНЫ була.
Көн тәртибе буенча узып киткән 2016 елга нәтиҗә, агымдагы елга максат-бурычлар һәм көнүзәк мәсьәләләр турында район башлыгы Рамил Нотфуллин, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев чыгыш ясаячак.
2 февраль көнне Борнак авыл китапханәсендә 6,7 сыйныф укучылары Республика балалар китапханәсе тарафыннан үткәрелгән "Бу мавыктыргыч дөнья", (“Этот удивительный мир”) дип исемләнгән анкета сорауларына җаваплар яздылар. Бу чарада укучылар туган ягыбызның табигате турында мәгълүмат алдылар, табигатькә багышлап язылган китаплар белән дә таныштылар.
3 февраль көнне Түнтәр авыл китапханәсендә “Комсомолда үткән яшьлегем” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Татарстан яшьләренең “Бәхет – хезмәттә” темасына 1958 елны үткәрелгән икенче фестивалендә ВЛКСМ өлкә комитеты һәм Татарстан Культура министрлыгы, комсомол оешмаларының культура өчен походының икенче этабына йомгак ясап, беренче урынны Балтач районына бирүләре һәм күчмә Кызыл байрак тапшырулары турында искә алдык. Аксакалыбыз Рәфхәт абый Зарипов комсомолның 16 съезды делегаты авылдашыбыз Роза апа Ильясовадан интервю да алды. Гомумән, әңгәмәбез бик җылы, мавыктыргыч булды.
3 февраль көнне мәдәният хезмәткәрләренең отчет җыелышы булып узды. Узып киткән 2016 елга эшчәнлек хакында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Илдар Насыйбуллин, финанс һәм бюджет мәсьәләләре, керем-чыгымнарны контрольдә тоту хакындагы яңалыклар белән район казначылык идарәсе җитәкчсе Илнар Сафин таныштырды. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан яңгыраган күп кенә сорауларга җавап бирде, финанс белән бәйле катлаулы проблемаларны эш барышына алып өйрәнергә ышандырды. Мәдәният йорты, клуб хезмәткәрләрен хезмәт хакларының аз булуы, тулы ставкада эшләү мөмкинлеге бирелмәү, җиһазларның тузып баруы, эшләп тапкан яки билет сатудан кергән акчаларның үз файдасына булмавы борчый. Бер-бер артлы шушы темаларга моң-зарларын белдерделәр.
Район хужалыкларында уза торган хисап җыелышыныӊ чираттыгысы «Яӊа тормыш» җәмгыятендә булды.
Хуҗалык рәисе һәм чыгыш ясаган белегечләр 2016 ел нәтиҗәләрен тирән чагылдырган чыгышларны экраннарда төрле слайдлар аша җиткерделәр. Бу хужалыкныӊ уӊышлары республика күләмендә яӊгыраса да, җыелышныӊ юнәлеше мактану түгел, ә кимчелекләрне ачып, аларны киләчәктә булдырмау һәм уӊышларны тагы да саллырак итү юнәлешендә булды. Бу турыда тулырак газетабыз битләрендә биреләчәк.
Ел саен Татарстанның Балтач районында мөселманча иң матур исемнәр кушкан имамнарны бүләклиләр, алар кушкан исемнәрне баш казый үзе тикшерә.
(Казан, 2 февраль, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Татарстанның Балтач районында мөселманча иң матур исемнәр кушкан имамнарны бүләкләделәр. Бу традициягә нигез салынганга инде унбер ел тула: бүген районда яңа буын Зөһрә, Зөләйха, Халидә, Мөхәммәд, Җәлилләр үсеп килә. Ләкин һаман да имамнар Ралина һәм Раяз исемнәреннән котыла алмый интегә икән.
3 февраль көнне Үзәк зурлар китапханәсенең уку залында гимназиянең 8, 10 сыйныф укучылары өчен “Бәхеткә илтер юллар... яки Гаилә каласына сәяхәт” дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Укучылар гаилә кыйммәтләре турында фикер алыштылар, гаиләдәге күркәм яки гыйбрәтле күренешләр чагылган матур әдәбият, халык авыз иҗаты әсәрләрне искә төшерделәр. Балтач районы ЗАГС бүлегеннән Нигъмәтҗанова Люция Рәис кызы бүгенге актуаль мәс ьәләләр – катнаш һәм гражданлык никахлары турында сөйләде.
2 февраль көнне Түнтәр авыл китапханәсе Түнтәр урта мәктәбенең 6, 7 сыйныфта укучы китап укучылары белән республика балалар китапханәсе тарафыннан бирелгән "Бу мавыктыргыч дөнья", (“Этот удивительный мир”) дип исемләнгән Анкета сорауларына җаваплар яздыртты. Бу чарада без туган ягыбыз табигате, аның экологиясе турында сөйләштек, табигатькә багышлап язылган әдәби һәм фәнни китаплар белән дә таныштык.
4 февраль көнне "Сабантуй" ял паркында Татарстан Республикасының прокуратура органы хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы була
4 февраль - шимбә көнне Илшат Шакиров призына район мәктәпләренең командалары арасында Норма урта мәктәбе янындагы шугалакта алкалы хоккей ярышлары үтәчәк. Ярышлар 2006 - 2007 елгы малайлар арасында үткәрелә.
Башлана: 9.00 сәгатьтә.
Рәхим итегез!