Волонтерлар кошкайларны сыйлый.

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Районның «Волонтер» иреклеләр үзәге активистлары ел дәвамында игелекле эшләр белән шөгылләнәләр. Алар менә әле дә игелек кылу уңаеннан, "Кошлар өчен күчтәнәч" («Гостинцы для птиц») дигән акциядә бик теләп катнаштылар. Бу акция кысаларында кошларга җимлекләр ясау һәм аларны табигатькә чыгып урнаштыру бурычы тора. Бу изге гамәлгә төрле яшьтәге райондашларыбыз да бик теләп кушылды. Әлеге акция турында алдан хәбәр ителгәнлектән, төрле урыннарда агач ботакларына эленгән кошлар өчен "ашханәләр" барлыкка килә башлады. Җимлекләр ясау өчен агач, пластик шешәләр, тартмалар кулланылган. Араларында озак елларга хезмәт итәрлек бик үзенчәлекле, зәвык белән нык итеп эшләнгәннәре дә бар иде. Бу җимлекләр буш тормас, аларда һәрчак кошлар өчен азык булыр дип ышанып калабыз!!!

Райондашларыбыз, салкын кышкы көннәрдә нәни кошчыкларга битараф булмасак, ясап куйган буш җимлекләр яныннан да тыныч күңел белән үтеп китәргә батырчылык итмәсәгез иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International