ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

9 август көнне прокуратурада кайбер авыл җирлеге башлыкларының эшчәнлеге хакында түгәрәк өстәл артында сөйләштеләр.

9 август көнне  Балтач узәк китапханәсе хезмәткәрләре “Балтач” ял паркында “Якташ язучылар иҗаты” күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Райондаш язучыларыбызның иҗаты белән ял итүчеләр бик теләп таныштылар.


9
август, 2017 ел
чәршәмбе
6 август көнне Комзавод авыл клубында Нәҗипова Халисә апаның 75 яшьлек юбилеена багышланган "Җырларымда язмышым" дип исемләнгән кичә узды.
6 август көнне Кенәбаш авылы клубында балалар өчен "Сәламәтлекне нәрсә ныгыта, нәрсә җимерә?" - дигән чара үтте. Түгәрәк өстәл артында әңгәмә - уеннар аша әлеге сорауга җаваплар табылды. Соңыннан мәйданчыкта күңелле стартлар уздырылды.
5 август көнне Карадуган музеенда Бөтендөнья татар конгрессының Сахалин өлкәсеннән килгән делегатларын кабул иттек.

7
август, 2017 ел
дүшәмбе

   Нөнәгәр авылында  яшәүче Маһиәнвәр Шакир кызы Шәфигуллинага 4 февраль көнне 90 яшь тулды. 

  Бөрбаш авылында яшәүче Шәрифуллин Гайнулла Шәрифулла улына 4 август көнне 90 яшь тулды.


4
август, 2017 ел
җомга

Агымдагы елның 3 нче августында районыбызда гына түгел, республиканың башка бик күп районнары халкы да үз итеп өлгергән Балтач муниципаль районының “Наз” тернәкләнү бүлекчәсендә районыбызның хәйриячеләре белән очрашу булып узды.

Бүген - 4 август көнне кече утырышлар залында Өченче чакырылыш Балтач район Советының бюджетны формалаштыру, икътисад һәм социаль-икътисади үсешне фаразлау буенча даими комиссиянең утырышы булып узды.
 

"Сабантуй"  паркында  буш вакытларны һәм ялларны  гаилә белән бергәләп күңелле  һәм мәгънәле итеп үткәрү өчен төрледән-төрле мөмкинлекләр бар. Мәсәлән, шуның берсе - биредә  урнашкан  автокинотеатр  хезмәте. Ул җәйге чорда  райондашларыбыз игътибарына  чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә,  кичке сәгатьләрдә халыкка  бушлай  фильмнар  күрсәтүен  дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International