Бөрбаш авылында яшәүче Шәрифуллин Гайнулла Шәрифулла улына 4 август көнне 90 яшь тулды. Контроль-хисап палатасы рәисе Равил Кәримов, “Наз” социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Хәкимов, җаваплылыгы чикләнгән «Бөрбаш» җәмгыяте директоры Рафис Солтановлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.