Автокинотеатр бушлай фильмнар карау мөмкинлеге тудыра

2017 елның 4 августы, җомга

"Сабантуй"  паркында  буш вакытларны һәм ялларны  гаилә белән бергәләп күңелле  һәм мәгънәле итеп үткәрү өчен төрледән-төрле мөмкинлекләр бар. Мәсәлән, шуның берсе - биредә  урнашкан  автокинотеатр  хезмәте. Ул җәйге чорда  райондашларыбыз игътибарына чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә,  кичке сәгатьләрдә халыкка  бушлай  фильмнар  күрсәтүен  дәвам итә. Бу шимбәдә, ягъни 5нче август көнне "Суперфорсаж"  фильмы күрсәтелә. 16 яшьтән өлкәнрәкләр өчен. Кино карау бушлай, сәгать 21.00дә  башлана. Рәхим итегез!!!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International