Бюджетны формалаштыру, икътисад һәм социаль-икътисади үсешне фаразлау буенча комиссия утырышы булды

2017 елның 4 августы, җомга

Бүген - 4 август көнне кече утырышлар залында Өченче чакырылыш Балтач район Советының бюджетны формалаштыру, икътисад һәм социаль-икътисади үсешне фаразлау буенча даими комиссиянең утырышы булып узды.

Утырышны комиссия рәисе урынбасары Сәйдәш Хәкимов алып барды. бүгенге комиссиянең көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды. "Балтач муниципаль районының агымдагы елның беренче яртыеллыгында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре" турында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин чыгыш ясады.

"Балтач муниципаль районының 2017 елдагы 6 айлык бюджет үтәлеше", "Балтач муниципаль районының 2017нче елга, 2018-2019нчы елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетына үзгәрешләр кертү", "Бюджет тәэмин ителешен тигезләр өчен дотация алыштыруны килештерү" темалары хакында район финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов докладлары тыңланды. 

Утырыш азагында комиссия әгъзаларының фикер алышулары булды. Көн тәртибендә күтәрелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International