Агымдагы елның 3 нче августында районыбызда гына түгел, республиканың башка бик күп районнары халкы да үз итеп өлгергән Балтач муниципаль районының “Наз” тернәкләнү бүлекчәсендә районыбызның хәйриячеләре белән очрашу булып узды.Әлеге чараның лаеклы кунаклары: шәхси эшмәкәр Шәйхиев Рамил Рифат улы, Камалов Илсур Мансур улы, “ООО “Борнак” директорлар: Назипов Рафкат Накип улы, ООО “ Труд” Хадиев Рашит Хафиз улы, Чепья авыл җирлеге башлыгы Нотфуллин Азат Газизулла улы иде. Хәйриячеләр: директорларыСХПК “Кызыл юл” Хайруллин Фердинанд Нургаян улы, ООО “СХПК “Татарстан” Нотфуллин Айнур Рамил улы, ООО “СП” Смаил” Шакиров Илгам Мансур улы, генераль директор “Агрохимсервис” Гилязов Наил Рауфов улы, шэхси эшмәкәрләр Файзуллин Рамил Юсуп улы һәм Закиров радик Гайфетдин улы бензокасилкавелосипед,теплица биргәнгә вакытында язгы бакча эшләре башкарылды, территория чистартылды, тернәкләнүчеләргә велосипедта йөрергә мөмкинлек туды.
Башта хәйриячеләр өчен бүлекчә буйлап экскурсия оештырылды: һәр хезмәткәр үзе башкарган эше буенча яңа тернәкләнү ысулларын аңлатты. Катнашучылар яңалыкларны тыңлагач, үз фикер-дәкъдимнәрен өстәделәр. Аннан соң социаль яклау житәкчесе Гатиятуллина Алсу Фариз кызы һәм “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү директоры Ахмадиева Гөлнара Айдар кызы белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Алар мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен күрсәтелгән спонсорлата ярдәм итүче директорларга, шәхси эшмәкәрләргә рәхмәтләрен җиткерделәр.