ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2017 ел
сишәмбе

11 Август көнне Арбор авылының Тукай урамында җырлы, шигырьле, уенлы, Шүрәлеле, Су аналы урам бәйрәме үтте. Районыбызга гына түгел, Республикага билгеле шәхес  Гарифҗан Мөхәммәтшин, яшь шагыйрәбез Резеда Гобәева, туган авылыбызда яшәп иҗат итүче Руфия Мифтахова иҗатлары белән сокландырдылар . Рәссам Рөстәм Хуҗин кәгазьгә,эбру остасы Эльмира Кәримова суга рәсемнәр ясаттылар. Мәртәбәле кунаклар арасында “Шәһри Казан” газетасы баш мөхәрире Гөлнара Сабирова, “Ялкын” һәм “Сабантуй” журналларында эшләүче  журналист Искәндәр Хәбибуллин,районыбыз  китапханәчеләре  катнашты. Үзәк китапханә директоры Резидә Мөдәрисовна авыл китапханәсендә “Иң күп китап укучы гаилә”, “Иң  өлкән китап укучы”, “Иң яшь китап укучы ” ларга , истәлекле  бүләкләрен тапшырып китап укучыларыбызны сөендерде. 

   Нөнәгәр авылында яшәүче Хәбибуллин Гыльметдин Хәбибулла улына 14 август көнне 90 яшь тулды. 

    Балтач җирлегендә яшәүче Хәлилова Бибинур Сәйфетдин кызына 14 август көнне 90 яшь тулды.


14
август, 2017 ел
дүшәмбе

10 августтан  Балтач үзәк зурлар китапханәсенең уку залында  Татарстан Республикасы көненә багышланган китап укучыларыбызның кул эшләреннән торган “Без тарихта эзлебез” дип исемләнгән күргәзмә эшли. Фәния Хаҗиева, Әхмәтова Гөлшат, Халикова Таңсылу, Сафина Ленура, Шәрәфетдинова Гөлшат, Газыймова Фәридәләрнең иҗади эшләрен китап укучыларыбыз сокланып карадылар.


11
август, 2017 ел
җомга

Бүген - 11 август көнне  җомга намазыннан соң бистә халкы көндезге сәгать 14.00дә бистәбезнең “Балтач нуры” мәчетенә ай кую тантанасының шаһите булу бәхетенә ирештеләр. "Балтач нуры" мәчетендә бер ел элек төзелеш эшләре башланган иде. Ә инде бүген тантаналы рәвештә манарасына ай куелды.

Бүген - 11  август көнне  Түнтәр  мәдәният йорты Урта  Көшкәт авыл клубы  үзешчәннәре "Дуслык"  җәмгыяте кырларында  игенчеләр хөрмәтенә концерт программасы белән чыгыш  ясадылар.

Бүген 11 август көнне Балтач район Советының  Өченче чакырылыш уналтынчы утырышы булды.  
Утырышны Балтач район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды. 


10
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

 10 август көнне Балтач үзәк паркында өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өлкәннәребез өчен шигърият кичәсе уздырдылар.

9 август көнне механизаторларның төшке ял вакытында Нөнәгәр мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе, Комзавод клубы хезмәткәрләре белән берлектә кырларга чыгып концерт куйдылар. 

Салавыч авыл җирлегенең Салавыч мәдәният йорты һәм Биктәш, Салавыч Сәрдегәне клубы мәдәният хезмәткәрләре "Татарстан" хуҗалыгы кырларында игенчеләргә концерт тәкъдим иттеләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International