ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

5 октябрьдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәме  белән  Лениногорск  районында милли спорт  төре  - татар  атларында  менге  көрәш - “Аударыш” буенча  I нче  Татарстан  чемпионаты  узды.     Чара  "Алмакай" (Югары  Каран  авылы  янында) ат  йорты  территориясендә  узды.   Ярышларда    Тукай,  Азнакай, Актаныш, Ютазы, Бөгелмә, Саба, Балык  Бистәсе һәм  Лениногорск  муниципаль   районнарыннан  көрәшчеләр  катнашты.

Техник  культураларны  җыюның  барышы  һәм туфракны  көзге  эшкәртү  темплары  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров сөйләде.  

 2019 ел  Татарстанда Эшче һөнәрләр елы булу уңаеннан Балтач үзәк балалар китапханәсе  яшь буын китап укучыларны эшче һөнәрләрнең күп төрле булуы һәм алар белән якыннан таныштыру максатыннан "Мин хезмәт кешесен ясыйм" дип исемләнгән 3-4 сыйныф укучылары өчен рәсем бәйгесе оештырды.


7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

1 нче октябрьдән хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе башланды. Балтач районында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең беренче утырышы 7 октябрьдә булды. Көзге чакырылыштан соң безнең районнан 50гә якын егеткә хәрби форма кияргә туры киләчәк дип көтелә.

Укытучы - ул фәннәргә өйрәтүче кеше генә түгел, ә рухи һәм әхлакый башлангычны йөртүче дә. Алар аерым гражданлык бурычын— яшь буынны тәрбияләү эшен башкаралар. Аларның белемнәре һәм тәҗрибәсе, гореф-гадәтләрнең дәвамчанлыгы һәм яңалыклары һәр мәктәпнең нигезендә ята.

Нәкъ менә безнең кадерле укытучыларыбызга багышлана бүгенге тантаналы чарабыз. Тамашачылар залы тулы иде, ә иң беренче рәтенләрне ветеран укытучыларыбыз бизәде. Чыгышлар котлаулар, җырлар белән үрелеп барды.

4 октябрь көнне Көшкәтбаш башлангыч мәктәп - балалар бакчасында район башкарма комитетының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе И. Н. Сагдиев, ҖЧҖ «Уңыш» директоры Г.М. Хәсәнҗанов, Көшкәтбаш авылы мәчете имамы Г. Г. Нәкыйпов, Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Р. Б. Вафин катнашында Өлкәннәр көненә багышланган Корбан ашы узды.

5 октябрь көнне "Балтач" УСЗда 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча район беренчелеге булып узды. Балтач урта мәктәбеннән 72 спортчы катнашты: 2 команда, Балтач гимназиясеннән 2 команда, Карадуган гимназиясе, Шеңшеңәр, Норма, Смәил, Түнтәр урта мәктәпләре.

5 октябрь көнне «Дулкын» йөзү бассейнында 2009-2010 елгы, 2011 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча район беренчелеге булып узды. Беренчелектә 4 мәктәптән 19 спортчы катнашты (Балтач урта мәктәбе, Балтач гимназиясе, Норма урта мәктәбе, Салавыч күппрофильле лицее).

Начар метеорологик күренешләр: 7 октябрьдә кич, 8 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көньяктан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр.

7 октябрь  көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә “Сак йөрик юлларда!” дип исемләнгән балалар иртәсе үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International