ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 30 сентябрендә "Без- ул дөнья!" Медиаконкурсының заявка кампаниясе башланды. Проект инде 2015 елдан бирле "Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе" региональ иҗтимагый оешмасы ярдәмендә тормышка ашырыла. Проект эшләү дәверендә төрле номинацияләрдә 500дән артык иҗат эше алынды һәм эшкәртелде. Ел саен проект яңа әйләнеш ала, яңа темалар, номинацияләр, призлар һәм, әлбәттә, яңа кешеләр һәм иҗат өчен чиксез киңлек барлыкка килә.

Начар метеорологик күренешләр: 11 октябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метр (Казанда 15-18 м/с).

9 октябрьдә  “Алтын  көз 2019” күргәзмәсе  кысаларында  Марат Җәббаров  һәм  Россиянең  иң  эре  «ФосАгро-Регион» минераль ашламалар  дистрибуциясе  челтәре («ФосАгро» төркеме)  генераль  директоры  Андрей Вовк белән  “яшел агротехнологияләр” һәм экологик  чиста минераль   ашламалар  куллану  исәбенә  Татарстан  агросәнәгать комплексының экспорт куәтен гамәлгә ашыру  мәсьәләләре  хакында  фикер алыштылар.  

9 октябрьдә  Мәскәүдә  ВДНХада авыл  хуҗалыгы казанышлары  буенча  Россиянең  иң күләмле   “Алтын  көз – 2019”  21нче  агросәнәгать күргәзмәсе  ачылды.   Быел  күргәзмәдә Россия  төбәкләреннән,  якын  һәм  ерак  чит  илләрдән    1500дән артык   экспонент катнаша.  

2019 елның 9 октябрендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре коррекция мәктәбеннән балаларны шатлык һәм күңел ачу атмосферасына чумарга чакырдылар. Алар өчен «Мультфильм белгечләре» дигән интеллектуаль уен, күңелле биюләр һәм хәтерне тикшерү өчен биремнәр оештырдылар. Балалар табышмаклар чиштеләр, биеделәр, шаян биремнәр үтәделәр. Очрашу бик кызыклы һәм күңелле узды. Бүләкләрсез дә булмады, актив эшләре өчен клуб исеменнән футбол тубы бүләк иттеләр.


9
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Хакимиятләр Россиядә агросәнәгать комплексына  булышуны  дәвам  итәләр,     илдә авыл  хуҗалыгы югары  технологияле, нәтиҗәле  һәм конкуренциягә  сәләтле булсын  өчен  әле  тагын  күп  нәрсә  эшләргә  кирәк,  дип белдерде  Россия  Федерациясе    премьер-министры  Дмитрий Медведев  “Алтын  көз” күргәмәсен  ачу  тантанасында.  


8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

5 октябрь көнне Югары Субаш урта мәктәбендә Өлкәннәр көненә багышланган чара узды. Әлеге күркәм чарада Балтач район башкарма комитетының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе И. Н. Сәгъдиев, Тукай исемендәге ҖЧҖның баш инженеры Р. Р. Вафин, Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Р. Б. Вафин катнашты. Өлкәннәребез өчен бәйрәм табыны әзерләнгән иде. Бәйрәм ашы мәктәп балаларының һәм үзешчән артистларның матур чыгышлары белән тулыланды.

Интеллектуаль һәм иҗади уеннар безнең илдә ялны оештыруның иң яраткан формаларының берсе булып тора. Телевидение ярдәмендә төрле яшьтәге миллионлаган җанатарның күңелен яулап алгач, бу уеннар эш тәҗрибәсендә, мәктәптә, китапханәдә, мәдәният учреждениеләрендә, яшьләр белән эшләү клубларында киң кулланылалар.

2019 нчы елның 8 нче октябрендә «Хыял» яшьләр үзәге «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Балтач бүлекчәсе активистлары һәм Балтач урта мәктәбе укучылары белән берлектә «Без коррупциягә каршы» акциясен үткәрде. Әлеге акция кысаларында Балтач районының үзәк урамында буклетлар таратылды.

Чара өчен «Хыял» яшьләр үзәге педагог-оештыручысы Нәҗипова Л.Н. җаваплы.

10 октябрьдә «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия  конкурсы финалистлары  үз  эшләрен “Алтын көз” күргәзмәсендә  күрсәтәчәкләр.   Мәскәүгә конкурста  катнашкан Татарстан  укучысы  да  бара. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International