2019 елның 30 сентябрендә "Без- ул дөнья!" Медиаконкурсының заявка кампаниясе башланды. Проект инде 2015 елдан бирле "Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе" региональ иҗтимагый оешмасы ярдәмендә тормышка ашырыла. Проект эшләү дәверендә төрле номинацияләрдә 500дән артык иҗат эше алынды һәм эшкәртелде. Ел саен проект яңа әйләнеш ала, яңа темалар, номинацияләр, призлар һәм, әлбәттә, яңа кешеләр һәм иҗат өчен чиксез киңлек барлыкка килә.
Быел катнашучылар конкурс номинацияләренең берсе буенча гариза биреп кенә калмыйча, бушлай дәресләргә языла алалар, анда укытучы сайлаган юнәлештә реаль белем һәм киңәшләр бирәчәк. Медиаконкурста катнашучылар белән түбәндәге укытучылар эшләячәк:
Гөлфия Мотыйгуллина
- Профессиональ коуч-тренер
-Республика проектының Тренер-остазы Кадрлар резервы, комиссия эксперты һәм 50дән артык форумның жюри әгъзасы, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисенең мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе
Эдгар Мәүликеев
- FRAGENCY SMM агентлыгында Motion-дизайнер & SMM-менеджер
- Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт Министрлыгының заказлары буенча эксклюзив контент авторы (2018 елга кадәр)
- MediaMates курсларының автордашы һәм укытучысы.gif
Абатурова Дарья
- Видеограф
- Пермь шәһәрендә видео иҗат укытучысы
- Кино төшерү юнәлеше буенча DocУрок курслары укытучысы һәм кураторы,
- Бөтенроссия һәм халыкара документаль кино фестивальләре ("Флаэртиана", "Кинопроба", "бергә җиңдек", "Святая Анна" һ. б.) призеры һәм җиңүчесе;
Марина Маннанова
- Блогер&фотограф @marianphoto.ru
- Хатын-кызлар портретын төшерүнең һәм ретушаның уникаль методикасы авторы һәм укытучысы
Максим Цыганов
- График дизайнер
-5 еллык стажы булган гамәли график дизайнер, КНИТУ - КХТИ медиашколасында верстка һәм иллюстрацияләр буенча курслар укытучысы
- Иллюстрация һәм дизайн өлкәсендә республика конкурсларында күп тапкырлар призер һәм җиңүче
Василий Трегубов
- График дизайнер
-5 еллык стажы булган гамәли график дизайнер, КНИТУ - КХТИ медиашколасында верстка һәм иллюстрацияләр буенча курслар укытучысы
- Иллюстрация һәм дизайн өлкәсендә республика конкурсларында күп тапкырлар призер һәм җиңүче
Конкурста 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшьләр, шулай ук иҗат коллективлары катнаша ала.
Гариза бирү өчен номинация һәм эш темасын сайларга, http://wearetheworld16.ru/ сайтында гариза тутырырга һәм материаллар беркетергә кирәк. Берничә номинацияне сайларга мөмкин, әмма аларның һәркайсы буенча бер генә тема булырга тиеш.
Конкурс номинацияләре:
1. "Текст эшләре"
2. "Видеоэшләр"
3. "Фотохезмәтләр"
4. "Мемнар"
5. "Стикерлар"
Темалар:
1. «Буыннан-буынга"
2. "Горурланырлык нәрсәләр бар"
3."Татарстан Республикасы тормышыннан бер көн"
4. "Туган як-туган йорт"
5. "Киләчәк кем кулында?"
6. "Без төрле һәм бу…"
7. "Дөнья башкалар күзлегеннән"
8. "Мәдәниятләр тоташу ноктасында"
9. «Бер дулкында"
10. "Гаилә-ул…"
Барлыгы медиаконкурс берничә этапта узачак:
Беренче этап – "гариза". Сентябрьдән декабрьгә кадәр катнашучылар конкурс материалларын әзерлиләр һәм гариза формалаштыралар.
2 нче этап - "эксперт бәясе". Декабрь дәвамында эксперт жюрие киләсе этапка узу өчен сайлап алу турын узган катнашучыларны билгеләячәк.
Өченче этап - "Нәтиҗәләр ясау". Медиаконкурста катнашучыларны бүләкләү тантанасы 2019 елның декабрендә узачак.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак, алар арасында:
- Ультратиз SD флешкарталар
- График планшет
- Видео төшерү өчен штатив
- Каты диск
Тулырак мәгълүматны һәм Нигезләмәне " Без-ул дөнья!" сайтына http://wearetheworld16.ru/ сылтамасы аша кереп белә аласыз.