ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2019 ел
якшәмбе

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате ветераннары һәм хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Катлаулы шартларда эшләргә туры килүгә карамастан, сез үз эшегезгә тугры булып каласыз. Сезгә хезмәт сөючәнлегегез һәм фидакарьлегегез, намуслы хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм.


12
октябрь, 2019 ел
шимбә

2019 елның 11 октябрендә Балтач районында ТР Профсоюзлар федерациясе көне узды. Семинар-киңәшмәдә Балтач районы башкарма комитеты вәкиле – җитәкченең беренче урынбасары Галимуллин Илшат Солтан улы, Балтач муниципаль районының профсоюз активы, кадрлар эше, хезмәтне саклау, юридик хезмәтләр белгечләре катнашты.


11
октябрь, 2019 ел
җомга

8 нче октябрь көнне "Балтач" спорткомплексында Өлкәннәр арасында "Өченче буын" спартакиадасы булып узды. Өлкәннәребез шахмат, дартс, боҗрага керт, өстәл теннисы, ату ярышларында үз көчләрен сынап карадылар. Спартакиадада Балтач шәһәр җирлеге, Борбаш, Борнак, Субаш, Куныр, Кече Лызи, Норма, Нөнәгәр, Пыжмара, Смәел, Сосна, Шеңшеңәр, Чепья авыл җирлеге командалары катнашты. Бәйрәм чарасында Балтач район башкарма комитеты яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Загидуллин Р.Р., Балтач пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Сафина А.С., район ветераннар советы җитәкчесе Абдуллин Р.Г., пенсионерлар җәмгыяте җитәкчесе Нигматуллин Р.Ш. катнашты. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук спартакиада иң өлкән катнашучы Борнак авыл җирлегеннән Хабибулхак Гәбделәхәт улына һәм Салавыч авыл җирленнән Җәмилә Габдулла кызына махсус бүләк тапшырылды.

«Алтын көз-2019» 21 нче Россия агросәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган «Минем җирем-Россия» Бөтенроссия журналистлар конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләргә һәм призерларга сәламләү сүзе белән авыл хуҗалыгы министры киңәшчесе Юрий Косован мөрәҗәгать итте. Шулай ук тантанада Россия телевидениесе академиясе әгъзасы Эрнест Мацкявичюс катнашты.

7 октябрьдә «Факел» яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр өчен «Планета буенча күршеләр» дигән темага уен үткәрелде. Чөнки безнең планетада кешеләр, хайваннар һәм үсемлекләр тигез хокукта яши. Барысы өчен дә бер кояш балкый, һәркем өчен яңгыр ява, һәркем өчен иртә җитә. Табигать ашата, эчерә, киендерә, безгә тормыш өчен барын да бирә, ә алмашка үзенә карата сакчыл һәм ихтирамлы мөнәсәбәт таләп итә. Күршеләр бер-берсен белергә һәм дус булырга тиеш.

Шимбә көнне, 12 октябрьдә,   республика  халкын  кулай  бәяләрдән  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  сатып  алу  өчен  Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексында) уза  торган  ярминкәләргә  чакырабыз.  Ярминкәләр  иртәнге сәгать 6.00дан  эшли башлый һәм аларда  шәһәр  халкы    ит, казылык  продукциясе,   үлчәп  сатыла  торган  сөт, май,  йомырка, бал,  шикәр комы, ярмалар һәм  башка фермерлык  продукциясе  сатып  ала алалар.   

10 октябрьдә Мәскәүдә Халыкара  агросәнәгать форумы  кысаларында  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының  төп  сәхнәсендә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы агросәнәгать комплексы  үсешен сыйфатлы  мәгълүмати  тәэмин  итү  өчен  бүләк алды.   

9 октябрьдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Мәскәүдә Халыкара  агросәнәгать форумы һәм “Алтын көз – 2019” күргәзмәсе  кысаларында  берничә  эшлекле  очрашу  уздырды.

Кече яшьтән үк балаларны эш сөяргә өйрәтү һәм төрле һөнәрләргә хөрмәт тәрбияләү бик мөһим. 

“Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “Хөрмәт һәм мәрхәмәтлелек көне”  ел саен традиция буенча билгеләп үтелә. Агымдагы елның 9 октябрендә Автокуб коллективы өлкәннәр өчен музыкаль кичә бүләк иттеләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International