Нәниләргә һөнәр турында

2019 елның 11 октябре, җомга

Кече яшьтән үк балаларны эш сөяргә өйрәтү һәм төрле һөнәрләргә хөрмәт тәрбияләү бик мөһим. Шул максат белән 11 октябрь көнне Балтач үзәк китапханә хезмәткәрләре Балтачның 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга китапханәче һөнәре турында сөйләделәр. Очрашу вакытында балалар табышмакларга җавап таптылар һәм шигырьләр тыңладылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International