ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

15 октябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә “Имин булсын юлларыбыз!” дип исемләнгән тематик иртә үтте.

11 октябрь 13:30 сәгатьтә көнне район Балтач район башкарма комитетының утырышлар залында Балтач муниципаль районының   Коррупциягә каршы көрәшү эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы  утырышы булып узды. 


14
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

12 октябрь көнне Арча районында «Металл» ширкәте призына чаңгычылар арасында ачык район беренчелеге үтте. Безнең районның  җыелма командасы уңышлы гына чыгыш ясап кайтты. Тренерлар - Аскаров Ралиф һәм Галимҗанов Ленур.

Спорт мәктәбе укучылары Кәбиров Илназ һәм Нигъмәтҗанов Зәйнәб 1 урыннарны яуладылар.

12 октябрь көнне «Балтач» спорткомплексында 2002 елгы һәм яшьрәк егетләр арасында Р. Галимуллин истәлегенә багышланган «Көрәш» буенча турнир узды. Яңгул, Балтач, Борбаш, Норма, Смәел, Чепья, Кече Лызи, Нөнәгәр, Пыжмара, Арбор мәктәпләреннән, Салавыч профлицееннан, Балтач гимназиясеннән 161 спортчы катнашты.

2019 нчы елның 14 нче октябрендә «Факел» яшүсмерләр клубында хокук бозуларны профилактикалау буенча «Минем буш вакытым» дигән дискуссия дәресе оештырылды.

11 октябрьдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров   Татарстан  Республикасы Җир һәм мөлкәт  мөнәсәбәтләре министрлыгы,  Росреестрның  Татарстан  Республикасы идарәсе һәм Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелегенең (Россельхознадзорның)  Татарстан  Республикасы идарәсе белән  авыл  хуҗалыгы  билгеләнешендәге  җирләрне  әйләнешкә  кертү  мәсьәләсе  буенча  киңәшмә  уздырды.  

Хәзерге  вакытта  Россиядә  эчке һәм тышкы  базарларга  чыгару  максатында  якланган “яшел  продукция” брендын  булдыру  буенча  эш  алып  барыла.   Үз продукциясенең  һәм аны  җитештерүнең  тиешле  таләпләргә  туры  килүен  раслаучы  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре   төргәктә  бердәм  үрнәктәге махсус тамга  кую  хокукын  алачаклар.

12 октябрьдә Мәскәүдә “Алтын  көз - 2019” агросәнәгать   күргәзмәсе  эше  кысаларында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы нәсел  һәм  товар  терлекчелеге  өлкәсендәге  казанышлары  өчен  алтын  бүләк  алды. Шулай  ук  татар  атлары  да  аерым  бүләкләргә  ия  булдылар.    Ике  кола  айгыр да алтын  бүләк  алдылар. 

2019 нчы елның 12 нче октябрендә МБУ «Хыял» яшьләр үзәге Шеңшеңәр һәм Смәил авыл җирлекләре яшьләре арасында мини-футбол буенча ярыш үткәрде.


13
октябрь, 2019 ел
якшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 14 октябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчәйгәндә көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International